Логотип Идель
ШӘХЕС

МИЛЛИАРДЕРЛАРНЫ КЫЗГАНУЧЫ ДЕПУТАТ ШАГЫЙРЬ /ФОТОЛАР/

«Ялкын» кабат «Лидерлар мәктәбе» проектын торгызып җибәрде. Яшь иҗатчылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Ак калфак» Хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова белән очрашырга өлгерде инде. 26 сентябрьдә исә «Лидерлар мәктәбе» әгъзаләренә шагыйрь, депутат Разил Вәлиев белән күрешергә насыйп булды.

Разил әфәнденең һәр көне минутлап язылган. Безнең белән очрашуны да төгәл 10:30га билгеләгәннәр иде. Иң элек аның эш бүлмәсе белән танышып чыктык. Разил Вәлиевның өстәленә карау да җитә, аның никадәр белемле, акыллы, тирән фикерле кеше икәнлегенә шундук инанасың.

Очрашу сорау-җавап формасында барды. Иң элек Разил Исмәгыйлевич үзенең биографиясеннән фактлар китерде, әтисенең тәрбия ысулларын үзе өчен эталон булуы турында искәртеп үтте:

- Әткәйнең «тәрбия алымнары» беркемнекенә охшамаган, ул беркайчан да ачуланмый иде. Кечкенә генә бер эшне дә зур итеп күрә белә иде ул. Канатландырып җибәрә дә, аннан соң тагын да дәртләнебрәк, тырышыбрак эшлисең. Аның кебек булырга тырышам.



Гел дә язучы булырмын, дип хыялланмаган халык шагыйре. Разил әфәнденең музыкант, җырчы буласы килгән! Балачагында Рәшит Ваһапов һәм башка заманына күрә танылган артист-җырчылар, концерт белән авылларына килгәч, Вәлиевләр өендә куна кала. Әниләре тамашаны карарга төшә алмый, шунлыктан Ваһапов махсус Разил әфәнденең әнисе өчен йортта концерт куя. «Аларга карап җырчы булу хыялы туды, баянчыларның ак баянына кызыктым!», дип елмая Разил әфәнде, балачагын искә алып.

Казанга килеп, ике ел университетта журналистика бүлегендә укып, Мәскәүгә китә һәм М.Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала ул. «Әдәбият институты дөньяга күземне ачты, ә әдәбиятнең ни икәнен «Ялкын»да аңладым», дип белдерде Разил Вәлиев. 1972-1981 елларда балалар журналында төрле вазифалар башкарып хезмәт куйган була ул. Шул чорга хас истәлекләре белән дә бүлеште. Баксаң, журналда эшли башлаганда, эшкә көн саен килеп йөрергә кирәклеген белмәгән дә икән Разил Исмәгыйлевич! Хәзерге «Ялкын»ны элеккесе белән чагыштырып:

- Сез бит ике мөстәкыйль басма чыгарасыз! Берсе сайтта, берсе кәгазь журналда. Безнең заманда андый мөмкинлек булмады шул, - диде. – Элек балалар иҗат белән актив шөгыльләнә иде, хәзер исә киресе күзәтелә. «Ялкын»ның һәр санында да балалар өчен музыкаль әсәрләр бастырып килдек. Бу эшне торгызып җибәрәсе иде, чөнки бүгенге көндә заманага иң җитешмәгәне – балалар җырлары!



- Көндәлек режимыгызда төрле чаралар бихисап. Барысына да ничек өлгерәсез? – дип кызыксынабыз. Ә Разил Исмәгыйлевич безгә:

- Көнемне бүләргә тырышам, әмма бөтен җиргә дә өлгереп булмый шул, - дип елмая. – Миннән: «Cиңа нәрсә җитми?» дип сорасалар, «Вакыт!» дияр идем.

Гаиләсе, оныклары турында да белештек. Шундый җитди, дәрәҗәле, абруйлы Разил Вәлиевның иң якын дуслары кем дип сорагыз? Оныклары!

- Мин аларга акыл да өйрәтмим, үзләре сораса гына киңәш бирәм. Әмир оныгым безнең барыбызны да тәртиптә тота. Әбисенең ялгыш кына бер рус сүзе кыстырып сөйләшкәнен ишетсә, хәзер зарланырга килеп җитә! – диде Разил Вәлиев.

Разил Исмәгыйлевичнең үкенече дә бар икән: чит телләр өйрәнә алмый калган ул. Шуңа да без, яшьләргә, телләр үзләштерергә киңәш бирде. Шул ук вакытка ана телебезне дә онытмавыбызны сорады.

- Телләр белмичә яшәү – кимчелек. Үзенең туган телен белмәгән кеше гомумән мәдәниятсез санала, - дип искәртте ул.



Шулай ук мәктәпләрдә укучыларны иҗади яктан үстерә торган түгәрәкләрнең аз булуына борчыла депутат. «Без мәктәптә укыганда ни белән генә шөгыльләнмәдек, һәр мәктәпнең иҗади берләшмәләре бар иде. Күп нәрсә укытучыдан да тора шул», - диде Разил әфәнде.

Очрашуны Разил әфәнде Рәсүл Гамзатовның «Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә» дигән шигъри юллары белән тәмамлады һәм безгә истәлекле бүләкләр бирде. «Мин әкиятләр яратам, сезгә дә төрле дөнья халыклары әкиятләре җыентыгын бүләк итәм», диде ул. Соңыннан яраткан журналыбызны тотып күмәк фото төштек, яшьләрчә «селфи»дан да баш тартмады шагыйрь абыебыз.
Разил Вәлиевның очрашу барышында әйткән канатлы сүзләре:

«Дуслык беркайчан да бер яклы гына булмый, ике яклы булырга тиеш ул»

«Балалар олылар күрә алмаганны күрә. Алар ихлас. Иҗатта да аксакаллар акылы һәм сабыйлар ихласлыгы кирәк»

«Ялгышудан курыкмагыз!»

«Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса, үзем үзгәрәм»


«Миллиардерларны җәллим мин... Аларның кыйммәтле машиналары да, яхталары да минем кайнар, сөтле чәй эчеп, тынычлап ял итүемне алмаштыра алмый кебек тоела миңа...»

Чулпан Гарифуллина
Ринат Нәҗметдинов фотолары












































#лидерлармәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев