Логотип Идель
ШӘХЕС

МӘРХӘМӘТЛЕК ӘФЛИСУН ТӨСЕНДӘ

Аксенов паркында бүген бәйрәм узды. Татарстанның чибәр кызлары һәм бик күп мәрхәмәтле кешеләр катнашты анда. Алар бәйрәмгә үзләре күңелле ял итәр өчен генә түгел, Рената Батретдиновага ярдәм итәр өчен килгән иде.


Ренатага - 11 яшь. Ул әнисе белән яши. Күптән түгел авырып киткән һәм катлаулы операция ясаганнар аңа. Хәзер 5 ай урын өстендә ятарга һәм көн саен дәваланырга туры килә. Бу - түләүле, әлбәттә.


Рената кул эшләре эшләргә яратканга, "Татарстанның кечкенә принцессалар"ы һәм кул эшләренә оста булучылар аңа ярдәм итү өчен бәйрәм оештырган.


Бәйрәмгә килгән кешеләрне осталар төрле яңа һөнәрләргә өйрәтте: бизәнү әйберләре ясарга, открыткалар, значоклар, ободоклар ясарга, мәсәлән.


Андый эшләнмәләрне сатып алырга да була иде монда.


Сәхнәдә концерт барды. Татарстанның иң яшь биючеләре, җырчылары да Ренатага булышырга теләгән. Фотода - "Татарстанның кечкенә принцессалары-2016" бәйгесендә җиңгән Сәйдә Хәкимова.


Бәйрәмдә җыелган акчалар һәм әфлисун төсе кебек якты һәм җылытучы мәрхәмәтлек Ренатага тизрәк аякка басарга булышыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев