Логотип Идель
ШӘХЕС

САЛАВАТ САДЫЙКОВ: МАКСАТЫМ – ХӘРБИ ЭЛИТА!

Бүгенге көндә “сәламәтлеге җитмәү” һәм башка җитмеш җиде җитди сәбәп аркасында армия сафларында хезмәт итүдән мүхрүм булып, ә кайчак хәтта «качып» та калучылар бихисап күп. Әлбәттә, искәрмәләр бар: хәрби кафедралар, ике бала атасы булып кую очраклары һ.б. Башка кайбер “юллар” да очрап куя. Ә бар, киресенчә, бишектән армиягә барам дип ашкынып торган егетләр дә. Әле гади армиягә генә дә түгел – хәрби элитага эләгү максаты белән янганнар. Салават Садыйков – шундыйлардан.



“Юрфак мине уйларга өйрәтте!”


КФУның юрфагына абый теләгәнгә кердем. Ләкин үкенмим. Тагы бер кат укырга керү мөмкинлеге булса, яңадан юриспруденцияне сайлаячакмын. Ни бары бюджетка керергә тырышыр идем.


Юрфак мине уйларга өйрәтте. Ә тагы да төгәлрәк итеп әйтсәк әйбернең төп моментларын, фактларны гына истә калдыру урынына, ятлаган күк, материалның 90% тулаем рәвештә үзләштерергә. Бу күнекмәгә текстны укып, үз-үзеңә кат-кат сөйләп ирешеп була. Ләкин 90% истә калдыру гына да аз. Аңлап, укыганың буенча үз фикереңне һәм карашыңны булдыра белү зарур. Абитуриентларга да, студентларга да шуны киңәш итәр идем.


Россиядә күбесенчә юриспруденция турында ялгыш күзаллау яши. Голливуд кинофильмнарын карап юрист/адвокат булырга кызыккан абитуриентлар да, үзләрен нәкъ шул кинолардагыча хәтәр кешеләр итеп күз алларына китерәләр. Бездә бөтенләй башка хокукый система. Начар дип әйтмим, ул ни бары башка. Әйтик юристлар суд барышында зал буйлап йөреп, теләгәннәрен сөйләп, фәлсәфә кора алмыйлар. Бездә барысы да фактларга нигезләнә.


Тагы бер зур аерма ул америка суд системасында судебный прецедент барлыгы. Охшаш эшләрне билгеле бер номер белән беркетеп баралар, һәм яңа аларга охшаш делоны шушы судебный прецедент буенча гына чишеп карар чыгаралар. Ягъни элек чыгарылган хөкем карары үзе канун ролен үти. “Адвокат дьявола” кинофильмында моны аеруча яхшы күреп була. Адвокатларның ярдәмчеләре сумка-сумка кәгазь күтәреп йөри. Бу нәкъ менә шул чыгартылган судебный прецедентлар! Ә бездә һәр делоны өр-яңадан карыйлар. Чөнки безнең системада бары кануннар гына роль уйный.



Хәрби элитага ничек эләгергә?!


Армиягә бару теләге күптән туды. Беренче курстан соң академ ял алып барырга теләгән идем, әти дипломлы булгач үзең карар бирерсең диде. Быел кулыма диплом алгач, күкләр карарын көтәчәкмен. Үземнеке инде күптән билгеле. Хәрби элита рәтләренә эләгергә телим. Сәбәбе масаю түгел. Ничек кенә аяныч булмасын, армиядә булып кайткан танышларым әйтүенчә, күпчелек, армиядә тырай тибеп, бер елны бушка уздыра. Иртән әзрәк чабып алып, көндез  турник, кичен тагы йөгереп алу – бу әзерлек түгел. Минем өчен вакытны файдалы уздыру һәм яхшыга үзгәрү бик мөһим. Өстәвенә спортны бик яратам, шуңа көч өстәп, ныгыр өчен элиталы гаскәрләрне сайладым.


Советлар союзы таркалганнан соң армиядә бардак башлана. Моннан да йомшаграк яисә төгәлрәк итеп әйтеп тә булмый. Бүгенге яшьләрнең армия сафларында хезмәт итәргә теләмәве шул чор нәтиҗәсе. Дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан армиягә карата дөрес пропаганда кирәк. Әкренләп егетләрнең бурыч аңы уңай якка үзгәреп килә дип уйлыйм.


Хәрби элита дүрт гаскәргә бүленә. Беренчесенә - Дәүләт эзләү идарәсенә (ГРУ) югары хәрби белем белән генә эләгеп була, ул күбесенчә ФСБга бәйле. Диңгез җәяүле гаскәрләре (Морпех) икенче урында санала һәм универсаль хәрби дәрәҗәгә әзерли. Аларның физик әзерлекләре дә көчле була: парашюттан да сикерәләр, суда да, ачык диңгездә дә, яр буенда да хезмәт итә алалар. Өченче урында махсус билгеләнү гаскәрләре (спецназ). Аннары гына хәрби һава көчләре гаскәрләре (десантура).


Аннары гына дим, чөнки күп кеше десантураны иң хөрмәткә лаек һәм элиталы гаскәр саный. Бу киң таралган стереотип. Сәбәбе һәрвакыттагыча тарихка тоташа. Чечня һәм Афган сугышлары вакытында, кешеләрне дә, ризыкны да, коралларны да һава юллары аша гына ыргытырга мәҗбүр булалар. Шуңа күбесенчә десантниклар сугыша. Җиңеп кайтканнар зурлап бәйрәм итә, халыкта хөрмәт тарала. Ә хәзерге десантникларның бәйрәм итүләре бу шаукымга иярү генә.


P.S. Салават кинематографка гашыйк, Дюма һәм Достоевский әсәрләрен бирелеп укый, шахмат уйный, кешеләрнең психологиясен өйрәнү белән кызыксына. Ләкин бу һәм башка кызыклы үзенчәлекләрне без бу җитди әңгәмәгә кертмәскә булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев