Логотип Идель
ШӘХЕС

МӘДХИЯ ҖЫРЛАРДАЙ САННАР БАР...

Уйланганыгыз юкмы, ни өчендер Пи санына игътибар зур: аның турында кино төшерәләр, җыр язалар. Ә бит мәдхия җырлардай саннар тагын бар. Бүген сезгә аларның кайберләрен тәкъдим итәбез:

нольНоль. 0 саны күп функцияләр башкара. Мәсәлән, бушлык, юклыкны белдерә. Аннан башка без хәзер 2017 ел икәнен күрсәтә алмас идек. Мәктәптә барыбызны да нольгә бүләргә ярамый дип өйрәтәләр. Әмма бу сан кушу, алу, тапкырлауда гаять мөһим роль башкара. Теләсә нинди санның ноленче дәрәҗәсе бергә тигез. Ноль уңай да, тискәре дә түгел.

 

1 саны. Бу санны квадрат, кубка күтәрсәң үзе килеп чыга, факториалы да - үзе. Берле - уңай саннар арасында үзенә генә бүленә торган бердәнбер сан.

 



Грэм саны. Бу - математикларга билгеле булган иң зур файдалы сан. Рональд Грэм хөрмәтенә шулай атаганнар. Кыскача гына әйткәндә, әлеге сан җитди математик исбатлауларда кулланыла торган иң зур сан. Безгә билгеле булган бар матдәләрне карага (чернила) әйләндерсәк тә, бу санны язып чыгарга ул барыбер җитмәячәк. Шуңа күрә математиклар аның урынына Дональд Кнут тарафыннан билгеләнгән махсус билге кулланалар.

Эйлер саны. e - мөһим математик константа, иррациональ сан. Ул менә болай языла: 2,71828182845904 523536… e алгебраик түгел, трансцендентлы даими сан (нәкъ π кебек). Бүгенге көндә галимнәр е ның өтердән соң триллионынчы санына кадәр санап чыгарганнар. е саны банк процентларын билгеләгәндә, психиатрия, асимптотика һ.б. өлкәләрдә кулланыла.

 

Тау. Ʈ - ул 2π. 6.283185… дип языла. Майкл Хартл исемле физик, математик 2π ны билгеләр өчен грек алфавитының 19нчы хәрефен сайлый. Ʈ ны куллану π га караганда уңайлырак.

 

Фи. ȹ саны икенче төрле "алтын урталык" төшенчәсе белән белдерелә. ȹ — мөһим математик объект. Болай языла: 1,6180339887… Үзенең уникальлеге сәбәпле, ȹ сәнгать төрләрендә, шул исәптән архитектурада киң кулланыла. Борынгы греклар аны икегә бүлү сызыгы итеп кулланса, яңарыш чоры рәссамнары Илаһи пропорция дип (Божественная пропорция) йөрткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев