КИНОГА БУШЛАЙ!
Әгәр җәй буе ачык күк йөзе астында бушлай кино карый алмый калган булсагыз – соңгы мөмкинлек! 27 август көнне Бөтенроссия акциясе кысаларында «Кино төне» узачак. Чараны оештыруда катнашкан ГБУК РТ «Татаркино» ярдәме белән, бөтен Казан буенча ун төрле кино мәйданы оештырылачак.
«Кино төне»ндә Татарстан халкы иң популяр тасмаларны күрә алачак: «Смешарики», «Легенда № 17», «Батальонъ». Быел әлеге проектка Иннополис шәһәрчеге дә кушылды. Барлыгы 10 аланда кино карап була иде: берсе – Казанда, берсе – Иннополиста, калган сигезе дә Татарстан районнарында. Райооанрдагы чара 20.00 башланса, Иннополис белән Казан тамашачысын 21.00 көтеп калабыз!..
Әлеге күңелле чара 1 июньнән бирле дәвам иткән «Киносреда» урам кинолары циклының йомгаклау этабы дип исәпләнә. Бу вакыт эчендә тамашачылар татар тасмалары, рус авторлары хезмәте белән якыннан таныша алды. Кино аланы итеп В. Аксенов мәйданчыгы сайланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев