КАЙЧАН ҺӘМ НИЧЕК 112 НОМЕРЫНА ШАЛТЫРАТЫРГА?
Дуслар, әгәр сезнең белән ашыгыч ярдәм кирәк булган очрак туса, шунда ук 112 номерына шалтыратыгыз! Кеше гомеренә, табигатькә яки берәүнең малы-мөлкенә куркыныч яный калса, ике дә уйламагыз, ярдәм сорагыз, чөнки әлеге номер берничә белгеч белән бәйли торган чара бит: медиклар, янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, МЧС, террорга каршы эшләү оешмасы, газчылар.
[gview file="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2016/08/stiker_terror.pdf"]
112 номерын шалтыратканда берничә канунны онытмаска кирәк. Беренчедән, операторның җавабын көт! Әгәр телефонны ташласаң, үз эшеңне дә, операторның хезмәтен дә катлауландырачаксың бит. Ул, әлбәттә, сиңа киредән шалтыратачак, ләкин башкаларга җавап биргәннән соң гына. Икенчедән, операторның сорауларына тыныч һәм ачык җавап бирергә кирәк. Әйе, критик вакытта кеше үз-үзен башкачарак тота башлый, ләкин төгәл җавап эшне тизләткәнен дә онытмыйк. Өченчедән, әгәр ситуация яхшы яки начар якка үзгәрсә, 112 номерына кабат шалтыратып, хәбәр итәргә онытмагыз! Дүртенчедән, әлеге ярдәм пункты – справочник түгел, барлы-юклы сораулар белән шалтыратмаска! Кемгәдер кайдадыр ашыгыч ярдәм кирәк булырга мөмкин, шуны истә тотыгыз...
[gview file="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2016/08/listovka_A5_tolerantnost.pdf"]
Татарстан Республикасының ГУ МЧС «Ышаныч телефоны» (843) 227-46-96
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев