Логотип Идель
ШӘХЕС

ИҢ ЯХШЫ УКУЧЫЛАРГА - ТӨРКИЯГӘ ПУТЕВКА!

Татарстан укучылары Төркиягә ял итәргә барачак! Мондый бүләкне аларга Даламан шәһәре аэропорты әзерли.

«Ялкын» сайты көзге каникулларда Татарстан укучылары Россия шәһәрләре буенча сәяхәт итә алулары турында язган идек. Чираттагы бүләк 2018 елда булачак. Бусы инде – Төркиягә! Республикабызның 10-15 укучысы диңгез ярында ял итәчәк.

– Әлеге программада катнашыр өчен иң уңышлы укучыларны Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә сайлап алачак. Алар безгә бу укучыларның исемнәрен хәбәр итә. Вакыты килеп җитәрәк, без алар өчен махсус программа әзерләячәкбез. Бу программа 2018 елның туристлык сезоны башында – уку елы ахырында булачак, – дип җавап бирде «Ялкын» хәбәрчесенә «Даламан» аэропорты генераль директоры Хәмди Гювенч.

Шулай ук «Даламан» аэропорты Казанның бер туроператоры белән уртак проекты да бар. Аның буенча Татарстандагы якынча 100 ятим баланы Даламанда ялга алып барырга телиләр. Бу шулай ук киләсе сезонда булыр, дип көтелә. Әлеге яңалык бүген Төркия республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итү вакытында яңгырады.

Сер түгел, Төркия курортлары ял итү өчен россиялеләр арасында иң популяры. Илнең Даламан районында урнашкан Мармарис курорты, Фәтхия шәһәре турында ишетмәгән кеше юктыр. Бу якларның табигате берәүне дә битараф калдырмый. Быел гына да бирегә Россиядән 270 мең турист килгән.

Даламан аэропорты Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара, Уфа, Пермь, Краснодар шәһәрләреннән туристларны кабул итә. Киләсе елга бу калалар рәтенә Минеральные Воды шәһәре дә килеп кушылачак. Җитмәсә, республикабызның Түбән Кама шәһәре белән дә хезмәттәшлек итмәкче «Даламан» аэропорты. 2018 елда «Бегишево» аэропортыннан Даламанга турыдан-туры рейслар булдырылачак. Хәер, казанлыларны гына Төркиягә җибәреп түгел, ә төркиялеләрне Казанга җәлеп итү дә – төрекләрнең хыялы.

Төркиянең Даламан районының кызыклы фактлары:


​ Даламан регионы Урта диңгез ярында урнашкан
(
Эгей диңгезе ярында урнашкан, дип буташмагыз)


​ Биредә 132 кечкенә култык (бухта) бар


​ Даламан районындагы ярларның озынлыгы 1100 чакрым


​ Биредәге ләм чыганакларында 55 минерал 


​ Күбәләкләр үзәнлеге бар


​ Кайтсерфинг популяр


​ Гранат бакчалары, зәңгәрсу краб, зәйтүн мае белән дан тота.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев