ШӘХЕС
ИҢ ШӘП ЯШЬ ИНСПЕКТОР КАЙДА ЯШИ?
Юлларда олы абыйлар гына юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшли дисәң, бераз ялгышасың. Чөнки аларга ярдәмгә яшь инспекторлар да килә. Егет-кызлар юллардагы тәртипне сакларга булыша, юл хәрәкәтендәге иминлек өчен көрәшә.
Яшь инспекторларның үз конкурслары да бар: «Куркынычсыз тәгәрмәч» – шундый бәйгеләрнең берсе. Республика күләмендә уздырылган бу бәйгедә быел 232 яшь инспектор ярышты. Татарстанда бәйге Яр Чаллы шәһәрендә узды.

Чаллыга конкурсның район һәм шәһәр этапларында җиңү яулаган катнашучылары җыелды. Алар шәхси һәм команда исәбендә ярышты. Юл йөрү кагыйдәләрен белү, һәлакәтттә зыян күргәннәргә беренче ярдәм күрсәтү, автошәһәрчектә велосипед белән идарә итү – катнашучыларга боларның барысы да «5»ле билгесенә үтәргә кирәк булган. Моннан тыш, егет-кызлар сәләтләрен иҗади конкурста да сынаган.

Нәтиҗәдә, призлы урыннарны түбәндәге командалар яулаган:
1. Казан шәһәре Яңа Савин районының 177нче мәктәп командасы;
2.Казан шәһәре Совет районының 159нчы мәктәп командасы;
3.Яр Чаллы шәһәренең 46нчы мәктәп командасы.

Яшь инспекторлар, юл йөрү кагыйдәләрен бозмас өчен, юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген җәяүлеләр һәм велосипечыларның да исләренә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев