ГЛУШКО УРАМЫНДА КЕМ ЯШИ?
Бу юлы Глушко урамы турында сөйләшәбез. Чөнки Валентин Пётр улы Глушконың туган көне бүген. Ул (2.9.1908, Одесса шәһәре - 10.1.1989, Мәскәү) - конструктор, ракета двигательләрен төзү һәм ракета-космик техника гыйлеме белгече. 1929 елда Ленинград университетының физика-математика факультетын тәмамлый. 1933 гә кадәр Газодинамика лабораториясендә (Ленинград), электроракета, сыек ягулыклы ракета двигательләре (ЖРД) төзү бүлеген оештыра һәм җитәкли. 1934 елны Мәскәүдә Ракета фәнни-тикшеренү институтын оештыра. Русиядә сыек ягулыклы ракета двигательләрен төзү эшенә нигез салучы.
Фәнни эшчәнлегенә килгәндә, Глушконың төп хезмәтләре сыек ягулыклы ракета двигательләрен һәм космик аппаратларны төзү һәм үстерүнең мөһим мәсьәләләрен теоретик һәм тәҗрибә тикшерүләренә багышланган. Менә белдегезме инде Глушконың кем икәнен!
Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев