ГАРРИ ПОТТЕР ТУРЫНДАГЫ ЯҢА ТАРИХНЫ “ЯЛКЫН”НАН УКЫ!
“Гарри Поттер” турындагы яңа әсәр татарчага тәрҗемә ителә. Аның беренче өлешен “Ялкын”ның сентябрь саныннан укый алачаксың!
'Harry Potter and the Cursed Child' - “Гарри Поттер һәм ләгънәтләнгән бала”. Яңа әсәр шулай дип атала. Ул сценарий рәвешендә язылган. Китапта Гарри Волан-де-Мортны җиңгәннән соң 19 ел узгач ниләр булганы тасвирлана.
Гарри Поттер хәзер Тылсым министрлыгында эшли һәм Джинни Уизли белән бергә 3 бала үстерә. Аларның исемнәре - Джеймс, Альбус һәм Лили. Гаррины үткәне эзәрлекли. Аның улы Альбуска Поттер гаиләсенең шомлы үткәне белән көрәшергә туры килә.
Китап Лондонда 31 июль төнендә сатуга чыкты. Бер көн кала Лондонның Palace театрында шул әсәр буенча куелган спектакль премьерасы булды.

Беренче 3 көндә үк китап Бөекбританиядә соңгы 10 елдагы китап сату рекордларын узып киткән. Инглизчә варинты инде Россиядә дә сатыла. Pottermore.com сайтыннан китапның электрон версиясен сатып алырга була. Ул 14,99 фунт стерлинг (якынча 1300 сум) тора.
Сентябрьдә Поттер турындагы яңа тарихның беренче өлешен татарча “Ялкын”нан укый аласың! Татарчага тәрҗемә итүче - “Гыйлем” проекты авторы Айдар Шәйхин.
Тиздән!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев