ФИЗИКЛАР СӨЕНСЕН ӘЛЕ
Бүген бөек физикның туган көне бит! Серж Һарош (фр. Serge Haroche) — француз галиме, физик, Коллеж де Франс университеты профессоры. Француз, Аурупа һәм Америка физика җәмгыятьләренең әгъзасы. Физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2012). Касабланкада дөньяга килә. Марокко бәйсезлеге игълан ителгәч, гаиләсе белән Франциягә күчә. Париж университетында белем ала.
Төрле елларда галим Фәнни эзләнүләрнең Милли үзәге (CNRS), Стэнфорд университеты, Пьер һәм Мария Кюри Университеты һәм башка белем учакларында эшли. 2001 елдан ул — Коллеж де Франс университеты профессоры.
2009 елда Серж Һарош Франция фәнни тикшеренүләр үзәгенең алтын медаленә лаек буган. Ә 2012 елда Дэвид Уайнлэнд белән бергә «аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен» Физика өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.
Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев