Динә Гарипова «Балага китап бүләк ит»кән!
Бу көннәрдә «Голос» проекты җиңүчесе, җырчы Динә Гарипова «Балага китап бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты һәм кешеләрне китапханә фондларын тулыландыруда ярдәм итәргә чакырды.
«Шушы көннәрдә мин Россия дәүләт балалар китапханәсенең «Балага китап бүләк ит» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдым", – дип хәбәр итә Татарстанның атказанган артисты үзенең Instagramында. – Мәгълүматлаштыру гасыры балаларның китапка булган мөнәсәбәтен үзгәртте, социологик тикшеренүләр балаларның буш вакытларында китап укуы кинәт кимүен ачыклаган. Балаларны китапка якынайтуда китапханәләр зур роль уйный. Кызганыч, алар заманча, сыйфатлы балалар әдәбияты җитмәүне җиткерә. Аеруча бу кечерәк шәһәрләргә, яңа китаплар барып җитә алмаучы авылларга кагыла».
Нәтиҗәдә, Динә Амур өлкәсендәге Свободный шәһәре үзәк балалар китапханәсенә 2 китап яздырган һәм алар тиздән анда урын алачак.
Әлеге акциягә кушылу өчен prk.rgdb.ru сайтына керергә һәм исемлектән китапханә сайларга кирәк.
«Кушылыгыз, зур чыгым түгел бит бу! Балага китап бүләк итеп изге гамәл кылыгыз. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан!» – дип өнди Динә үзенең язылучыларын.
Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев