ШӘХЕС
ЧЕРЕК КҮЛДӘ - OPEN FOOD MARKET
Быел май ае жылы көннәре белән шаккаттырмады. Гадәттә, язның соңгы аенда без инде җәйгә күчәбез, сквер-паркларда йөрибез. “Бу салкында өйдә генә утырырга кирәк инде” дип уйласагыз, ялгышасыз. Бу ялларда Черек күл паркында ашап җылынып булачак!
Димәк, әлеге ялларны син тәмле һәм күңелле итеп уздыра аласың дигән сүз! Шәһәр кафелары, рестораннары, кулинария pop-up проектлары урам ризыклары форматын тәкъдим итәчәк.
Биредә кофейня, кондитер ризыкларын, бургерлар ясый торган туклану урыннары, кафе, рестораннар гаилә белән ял итү өчен менә дигән мөмкинлекләр тәкъдим итә. Кайнар ризыклар белән бергә тәм-томнар, туңдырма белән сыйланырга да мөмкинлек булачак. Пицца, бургер, грек гиросы, хумус, митбол, вегетариан кухнясы, крем-аш, белен, мантый, көнчыгыш кухнясы, Африка фастфуды, сырлар…. Бу сүзләрне ишеткәч, эчегездә бүреләр улый башласа, димәк, сезгә туп-туры – Черек күлгә!
Тематик лекторийда шеф-поварлардан һәм кулинария студияләреннән теге яки бу ризыкны пешерү буенча мастер-класслар көтелә. Шулай ук диетология, психология буенча белемнәрне ныгытып булачак.
Шулай ук DJлар төрле музыка белән шатландырачак. Интерьер прелметлары һәм савыт-саба алу мөмкинлеге дә булачак.

Фудмаркет

Лекция һәм мастер-класслар
Тематик лекторийда шеф-поварлардан һәм кулинария студияләреннән теге яки бу ризыкны пешерү буенча мастер-класслар көтелә. Шулай ук диетология, психология буенча белемнәрне ныгытып булачак.
Шулай ук DJлар төрле музыка белән шатландырачак. Интерьер прелметлары һәм савыт-саба алу мөмкинлеге дә булачак.

Нәрсә: Open Food Market
Кайчан: 20 май (12.00–22.00)
21 май (12.00–20.00)
Кайда: Казан, Черек күл паркы
Керү: 7 яшькә кадәрге балаларга һәм пенсионергларга керү бушлай,
олыларга – 100 сум, студентларга һәм укучыларга – 50 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
-
26 февраля 2026 - 14:09
ТАТАРСТАНДА «АҖАГАН 2.0» УЕНЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев