Логотип Идель
ШӘХЕС

БҮГЕН РЭЙ БРЭДБЕРИ ТУГАН!

Шуңа бүген әдәбият турында сөйләшергә кирәк! Әдәбият сөюче һәм сөймәүче, аңа битараф яисә гомерендә дә әдәбият сүзен ишетмәгән иптәшләр! Әдәбият сәгатендә без бүген баш күтәрәбез. Үзәккә үткән әдәби анализга, эчтәлек сөйләүгә, әсәрне кычкырып укуга бүген тарихта нокта куела. Без әдәбият дәресләре күңелле һәм шау-шулы үтәргә тиеш дибез һәм сезне дә безнең белән бергә баш күтәрергә өндибез!



КЕМ ШУЛАЙ ЯЗА ИНДЕ!


Беренче биремдә сез китерелгән өзекләрне кем язуын белергә тиеш. Беренче өзекне сез, әлбәттә, барыгыз да танырсыз. Ә менә икенчесе белән бераз гына баш ватасы булыр. Ә, әйе, укытучыларның ярдәм итүе бер генә дә тыелмый!




  1. Ул заманда, ягъни революция алды елларында, шәкертләрнең яңа әдәбият белән мавыгуы искиткеч көчәйгән иде. Икмәк шикелле үк зарури бернәрсәгә әйләнеп киткән иде безнең өчен әдәбият!.. Һәрбер шәкерт төпләп алган калын дәфтәренә җыр күчерә, шигырь күчерә, хәтта романнардан өзекләр дә күчерә. Ике шәкертнең берсе шигырь яза. Бик күпләр Сәгыйть Рәми белән тилерә. Аңа иярәләр, аңа охшарга тырышалар, аны яттан сөйләп йөриләр...

  2. Шулай көн саен Капкорсакны үргә кудылар. Ат көннән-көн азрак тирли, үргә җиңелрәк менә, танау тишекләре тарая бара, күзендә дә шашкынлык кими, корсагы күзгә күренеп кими иде. Тугызынчы көнне Капкорсак танымаслык булып җиңеләйде, ул нечкә торыклы, тыгыз тәнле, җитез бер чабышкыйга охшап калды. Тигез юлдан чапканда Капкорсак җайдакны сизми дә кебек. Бавырчылар да, җылкычылар да ачык сизде: Капкорсакны сайлап хан ялгышмаган икән...


КИТАПНЫҢ РӘСЕМНӘРЕН ГЕНӘ КАРАУЧЫЛАРГА!


Икенче бирем тагын да гадирәк. Бу биттә сез өч сурәт күрәсез. Аның беренчесен үтергически рәвештә китаплар укырга яратучы рәссам Эми Джун Бейтс ясаган. Икенче рәсем авторы – Эдуард Васильевич Назаров, ул ясаган Винни-Пухны да сез яхшы беләсездер. Өченче иллюстрация исә Жан Лурьё фотоаппаратына төшерелгән. Сурәтләрнең өчесендә дә сез әдәби әсәр геройларын күрәсез. Ә хәзер бирем:


1 сурәт:  Бу малайның исеме ничек?


1s


2 сурәт: Бу нинди әсәр, аның авторы кем?


2s


3 сурәт: Геройлар хозурланып йөри торган бу урын ничек атала?


3s

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев