Логотип Идель
ШӘХЕС

БОЗНЫҢ ҮЗ ФӘЛСӘФӘСЕ

Кыш та булсын, хоккейсыз да булсын! Ә нишләп әле без Арчада хоккей мәсьәләсенең торышы белән кызыксынмыйбыз соң дигән сорау белән борчылдык та, шушы ак тапны бетерергә карар кылдык.


Арчаны узып барышлый олы юл чатында балкып утырган «Арча Арена» боз сарае инде менә өченче ел төбәкнең хоккей үзәге булып хезмәт итә. Арчада хоккей хәлләрен белү өчен анда бармый кая барыйк? Киттек, дустым, безнең белән!


Боз сараеннан беренче уңай тәэсир – фойе тулы халык. Юк, мин дә халык көтүен яратмыйм. Тик мондагысы башка, Арча әти-әниләренең малайларын хоккейга йөртүен дәлилләп тора.


Таныш булыйк, «Арча Арена» директоры – Илһам абый Шакиров. Юк, дустым, син искә төшергән халык җырчысы түгел. Шулай да аннан бер дә калышмый Илһам Мәхмүт улы.


Безнең хоккей турында сөйләшүебез бер дә көтелмәгәндә сәламәт яшәү рәвеше һәм үз-үзең белән гармониядә яшәү турындагы лекциягә әйләнеп китте. Ләкин бар да үз чираты белән барсын.


БАЛАЛАР, ХОККЕЙ, МАКСАТЛАР


Мин мәйданчык яныннан узганда бозда күнекмәләр бара иде. Малайлар күп, остазлар эшчән – мондый күренешләр урамда тырай тибеп йөргән малай-шалайларны күзәтү түгел, күзгә дә, күңелгә дә рәхәт. Эшен белеп, яратып башкарган остазларга сокланам мин.



И.Ш.:
Мин үз гомеремдә кайда гына эшләмәдем! Шулай методист, укытучылык, балалар тәрбияләү эшләренең бөтен нечкәлекләрен, асылын белеп килдем мин шушы боз сарае җитәкчесе вазифасын башкаруга. Минем эш көнем нормаланмаган – эш сәгатем булмаса да, ничәгә кирәк, шул вакытка килеп җитәм. Эшемдә эшлекле кырыс, ләкин гадел булырга тырышам. Балалар белән мәктәптә эшләү – җаваплы эш, хоккеист балалар тәрбияләү – икеләтә җаваплы. Шуңа да тренерлар сайлауга бик четерекле карыйм. Булачак хоккейчы тәрбиялим дип кенә карарга ярамый бу эшкә, алар бит булачак чын ир-ат тәрбияләргә тиеш.


Безнең эштә җирле хакимият белән мөнәсәбәтләр нинди булу да әһәмиятле. Район башлыгыбыз – хоккей җанлы кеше, үзе дә хоккей уйный. Гел хәлләребезне сорашып, кызыксынып тора, хоккейда да еш кунак. Кызыксыну, сорашу – бер нәрсә, Илшат Габделфәрт улы районаг килү белән диярлек хоккейны максатчан рәвештә үстерү мәсьәләсен безнең алдыбызда куйды. Узган ел районыбызның 5 гимназиясендә 1 сыйныфлар нигезендә 2 хоккей классы оештырылды. Быел тагын берне өстәдек. Хоккейчы балаларга яхшы итеп өстәмә ашату каралган; бар да бушлай – җәннәт, кыскасы.


Безнең спорт мәктәбе мәктәп балалары белән генә түгел, мәктәпкәчә яшьлеләр белән дә эш алып бара. Хәзерге вакытта бездә 2010 һәм 2011 елгы балалар төркемнәре дә шөгыльләнә. Атнасына 6 тапкыр иртән 6.30 да балалар башта хоккей белән шөгыльләнергә боз мәйданчыгына киләләр, аннары балалар бакчасына китәләр. Иң мөһиме – балаларны бозга «ябыштыру». Бер тапкыр бозга гашыйк булган кеше гомергә бозны яратып кала, безгә даими килеп йөри.


АХЛ, ТХЛ, МӨМКИНЛЕКЛӘР


Кече яштәге балалар белән аңлашылды, бар да яхшы оештырылган. Ә олырак балалар, зурлар белән ничегрәк икән.


И.Ш.: АХЛ, ТХЛ – Төньяк хоккей лигасы (СХЛ – Северная хоккейная лига), ветераннар, махсус приз һәм кубокларга ярышлар – болар барысы да Арча районында, шәһәрендә хоккейны массачыл итәргә, популяштырырга юнәлтелгән чаралар.


Олылар өчен ТХЛ ярышларын оештыру шактый катлаулы. Монда безнең район авыллары командалары катнаша. Ләкин яшьләрнең, олыракларның кайсы эшли, кайсы укый – график төзү бик кыен. Техник җиңелү «чәпәп» кую да дөрес түгел – барысының да җиңәсе килә бит. Киләсе елдан бу ярышларны җитди, уйлап, киңәшеп төзелгән календарь буенча оештырырга исәп бар, чын КХЛ форматында булсын!


Мондый дәрәҗәле ярышлар көнне (уеннар гадәттә кич белән уза – И.Х.) боз сарае кайнап тора – бала-чага, туган-тумачалары, гади җанатарлар дәррәү кубып хоккей карарга киләләр. Бик күңелле уза.


УҢЫШЛАР, ОМТЫЛЫШЛАР, ТЕЛӘКЛӘР



Теләсә нинди эшнең сыйфатын нәтиҗә белән бәялиләр. «Арча арена» ниләр белән мактана ала икән.


И.Ш.: Хоккей мәктәбебезгә бүгенге көндә 231 бала йөри, 17 төркем шөгыльләнә. Әле бу фигуралы шуу, күмәк шууларны исәпкә алмаганда.


Быел бездә, 2008 елда туган балалар арасында, Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе призына зона ярышлары булды. Аларда барлыгы 7 команда катнашкан иде: 3 команда Казаннан, 1 эр команда Арчадан, Питрәчтән, Сабадан, Буадан. Без шушы командалар арасында 3 урын яулап, ярымфиналга чыктык, бу этапта Казанның «Ак барс» командасы хоккейчылары белән уйныйбыз.


Мәктәбебезгә остазлар табу бик кыен: махсус балалар белән эшли торган тренерларны әзерләү бездә юк, ә үзләре хоккейчы булган остазларга методик әзерлек җитеп бетми кайвакыт.


Гомумән алганда, теге әйбер кирәк, монысы җитми дип әйтүне мин гөнаһ саныйм. Безгә монда дәүләт бик күп мөмкинлекләр биргән, алтын бәһасенә торырлык шартлар тудырган, безгә бары тик эшләү һәм тырышу гына кала. Шул хакта бер сүзем бар – әти-әниләр ялкауланмыйча, үз эшләрен бер читкә куеп торып балаларын хоккейга йөри башласыннар иде – бу безнең телгебез, хәтта таләбебез дә.




DSC00613Дустым, әгәр синдә хоккейга йөрү теләге уянып, кая килеп төртелергә белми йөрисең икән, «Арча арена»га рәхим ит!


Искәндәр Хәбибуллин


Фотолар «Арча арена» архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев