БЕЗ МАЙМЫЛНЫ НИЧЕК ОЗАТТЫК
Ничек шулай туры килгәндер, безнең сыйныфта укучы 22 кешенең (әле башта без 30 “маймыл” идек) барысы да маймыл елында туган. 2016 - Маймыл елы, димәк, безнең ел булды. Кызганыч, ул тәмамланып килә. Һәм яңадан 12 елдан, безгә 24 яшь булганда гына кабат киләчәк.
Шуңа класс җитәкчебезнең шушы елны озатуны оештырыйк дигән тәкъдимен без хуплап алдык. Бу чарага алдан ук әзерләндек. Башта төрле формада, төрле техникада, төрле материалдан маймыллар ясадык: кем бәйләде, кем рәсем ясады, кем текте... Үзебез генә түгел, белдерү яздык та, теләгән һәркем эшли алды моны.
13 декабрь көнне “Маймыл елы белән саубуллашу“ акциясен үткәрдек. Озын тәнәфестә башлангыч сыйныф балаларына мәктәпнең актлар залында уеннар үткәрелде. Шулай ук көне буе укучылар ясаган эшләрдән күргәзмә эшләде. Анда куелган экспонатлар арасыннан иң ошаганын сайлап, һәр теләгән кеше аның өчен тавыш бирә алды.
Ахырдан без бу тавышларны исәпләп, җиңүчеләрне билгеләдек һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдык. Шулай итеп үз елыбыз белән тагын 12 елга саубуллаштык. Бу чараны үткәргәндә исә, әллә ничаклы яңа һөнәргә өйрәндек. Халык әйтмешли, “Эшләгәнең - бер тәңкә, өйрәнгәнең - мең тәңкә”.
Жалолова Гульноза, Шәмсетдинова Нәргизә
Балтач гимназиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев