ШӘХЕС
БДИ: БЕРЕНЧЕСЕ АРТТА КАЛДЫ
Җәй – чыгарылыш сыйныф укучлары өчен урак өсте. Әле кайчан гына 11 сыйныфны башлаган булсалар, бүген инде БДИ тапшырырга вакыт җиткән! Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханның берсеннән сынау уздык, дип җиңел сулап куя ала. Инде нәтиҗәләрен дә түземсезләнеп көтәләр.
31 май көнне Россия укучылары математика буенча база дәрәҗәсендәге БДИны тапшырды. Анда 20 биремне үтәргә 3 сәгать вакыт бирелгән. Укучылар аның нәтиҗәләрен, 14 июньнән дә калмыйча, белергә тиеш.
Математиканың база өлешен бирү вузга керергә мөмкинлек бирми икән. Аны уңышлы тапшырган очракта аттестат аласың. Исеңә төшерәбез, моннан 2 ел элек математика буенча имтихан база һәм профиль дәрәҗәсенә бүленде. База дәрәҗәсендәге имтиханда биремнәр 5 балл белән бәяләнә.
Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Мәгариф министры урынбасары:
– БДИны быел 15 меңгә якын укучы тапшыра. Аларның 10 780е математиканың база дәрәҗәсен сайлап алган. Чыгарылыш укучыларының 72 % вузга керер өчен кирәк булган профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев