Логотип Идель
ШӘХЕС

БАЙРАК КӨНЕ БИТ БҮГЕН!

Бүген - Россия байрагы көне! Ә Мексикада янгын сүндерүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Ә 1946 елда бүген  Нью-Мексико штаты Америка составына керә. Ә тарихка күз салсак, 1864 елда Халыкара Кызыл Хач комитеты нигезләнә (Красный Крест). Ул Бөтен дөньяда нейтральлек һәм объективлык принципларыннан эш итүче гуманитар оешма, кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә авырлыкка очраган кешеләргә ярдәм итә. Оешма Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәтенең бер өлеше булып тора. ХКХКга 1863 елда швейцарияле Анри Дюнан нигез сала. 1884 елда беренче Халыкара Кызыл Хач комитеты Конференциясе үткәрелә. Штаб-фатир Женевада урнашкан.


Халыкара Кызыл Хач комитетының (ХКХК) максаты кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә, фетнәләрдә зарарланганнарга ярдәм итү һәм куркынычсызлык тәэмин итү. ХКХК эшли торган принцип шуннан гыйбарәт ки, сугыш та хәрби хәрәкәтләрне алып бару ысулларына һәм чараларына һәм сугыш алып баручы якларның тәртибенә чикләү салучы билгеле бер кысаларда үткәрелергә тиеш. Бу принципка нигезләнгән кагыйдәләр исә халыкара гуманитар хокукны, Женева конвенцияләрен тәшкил итәләр. Халыкара Кызыл Хач комитеты ХКХКЯХның фундаменталь принциплары нигезендә эшли. Алар кешеләрнең тынычлыкка һәм солыхка омтылышларына нигезләнгәннәр һәм 1965 елда Венада Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымайның XX Халыкара Конференциясендә игълан ителгәннәр. 1901–1925 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары. 1926-1950 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары.


Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википидиядән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев