«БӘЙРӘМ АКАДЕМИЯСЕ»
Яңа сезонда ТР театр хезмәткәрләре Берлеге балалар һәм яшүсмерләр өчен гыйльми-мәдәни чаралар оештыруын дәвам итә. Нибары 20 көннән, яңа проект старт алачак! Сентябрь аеннан кече яшьтәге укучылар һәм сабыйларга юнәлтелгән «Бәйрәм академиясе» («Академия праздников») дип аталган күләмле проект башланачак.
Әлеге проектның максатлары ачык билгеле: яңа буен балаларда тәрбия дәрәҗәсен арттыру, эстетик зәвыкны үстерү һәм төрле яклап камилләштерү. Оештыручылар балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, кызыксынулары һәм мәдәни таләпләренә җавап бирә торган эш алып баруны күз алдында тота. Бәйрәмнәр вакытында күңелле чаралар актив спорт белән үрелеп барыр дип фаразлана. Шулай ук укыту, гыйлем дәрәҗәсен арттыру да күз уңыннан югалмаган. Чаралары исә М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар Йортында һәм шәһәр театрлары мәйданында уздырылыр дип көтелә. Әлеге проетка танылган театр хезмәткәрләреннән тыш, музыкантлар, рәссамнар да үз көчен кертәчәк.
2016 елның сентябрь аеннан 2017 елның июнь аена кадәр әлеге проект кысаларында 10 чара уздырылачагы хәбәр ителде. Беренче чара исә белем бәйрәменә багышланган «Праздник первоклассников» (1-15 сентября 2016 г.).
Төгәлрәк мәгълүматларны биредә таба аласыз: www.vk.com/club30814247
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев