Логотип Идель
ШӘХЕС

ӘНВӘР ХӘЙРИНЕ НИЧЕК ИСКӘ АЛДЫЛАР?

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы, Биләр каласы) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фән эшлеклесе, тарихчы, Сәләтнең дусты Әнвәр Хәйри истәлегенә багышланган укулар үтте.


IMG_0348


Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир:


«Әнвәр абыегыз Сәләтне, сәләтле балаларны кайгыртып яшәде. Әле ул гына да түгел, ул сәлкешләргә Биләр тарихын өйрәтүдә зур өлешен кертте. Үзе дә өйрәнде, киләчәк буынга да җиткерергә тырышты. Изге кеше иде. Безнең аны онытырга хакыбыз юк! Күңелебездә мәңге яшәр!»


Тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин:


«Әнвәрнең истәлегенә багышланган әлеге чараны хуплыйм. Ул гарәп язуын уку белән мавыкты, ислам дөньясын өйрәнде. Булган белеме белән бүлешергә яратты. Балаларны авызына гына каратып тота иде инде! Теле кызык иде, чөнки, үз сүзе бар иде. Кыш көне дә Биләргә җыя алган өчен Сәләткә рәхмәт!»


Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, галим, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров:


«Әнвәрнең тормыш юлы да үзенчәлекле булды: чын татар баласы иде ул! Милләтенә хезмәт итеп, шуннан тәм табып яшәде. Шуның белән халкыбыз тарихына кереп калды да инде. Балалар белән аралашырга яратты, аларның чиксез сорауларына җавап эзләде. Сәләт, Әнвәр абыегыз шикелле, милләтпәрвәр яшьләрне тәрбияли. Лаеклы, татар булуыгыз белән горурланып үсегез, балалар!»


Галим, тарихчылар белән беррәттән чарага «Сәләт-Аксубай» клубы сәлкешләре, Алексеевск районының актив укучылары, Әнвәр аганың гаиләсе дә килгән иде. Аксубайлылар галимебезне якташлары буларак искә алдылар. Ә Әнвәр аганың тормыш иптәше Альмира ханым, кызы Айгөл чараны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.


Әнвәр аганың тормыш иптәше Альмира ханым:


«Әнвәр белән 40 ел яшәп, бүген аны сезнең белән бергә өйрәнеп утырдым. Аның рухын шулай зурлавыгыз, онытмавыгыз өчен ихлас рәхмәтем сезгә! Сәләтне бик яратты ул, шуңа сәлкешләр дә аны шулай яратадыр инде».


Конференция тәмамланганнан соң «Сөләйман дөньясы» дип аталган иҗади кичә дә уздырылды. Әдип Әлмир табадан төшкән шигырьләрен Сәләтлеләргә тәкъдим итте.


«Мин бу чараны ел саен уздырырга кирәк дип саныйм. Киләсе елга аны яшьләр конференциясе буларак күрәм», – дип сөендерде Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир. Бирсен ходай!


IMG_0259

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев