Логотип Идель
ШӘХЕС

АЛХИМИК ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР БӘЙРӘМЕ!

Бүген күренекле тәрҗемәче дустыбызның туган көне! Альбина апа Әпсәләмова, “Ялкын”чылар сезне котлый!



Альбина Булат кызы Әпсәләмова туган көн


Альбина Булат кызы Әпсәләмова — рус телендә иҗат итүче язучы, шагыйрә. Габдрахман Әпсәләмовның оныгы. Альбина Булат кызы Әпсәләмова 1981 елның 24 августында Казан шәһәрендә татар әдәбиятының күренекле язучысы Г.Әпсәләмовның улы гаиләсендә туа. 1998 елда ул Казан шәһәренең 18 нче урта мәктәбен бетерә. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Аннары соң аспирантурага керә. 2006 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Беренче шигырьләре матбугатта 1995 елдан күренә башлый («Пионерская правда» газетасы, «Подснежник» шигыре). Алга таба ул «Идель», «Казань», «АНКО» журналларының, «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана», «Женщина» һ.б. газеталарның даими авторларыннан берсе булып таныла. 1982 елда шагыйрәнең «Осколки снов» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла, «Я люблю писать курсивом» исемле икенче җыентыгы 2001 елда дөнья күрә.


А.Әпсәләмова үзен проза жанрында да сынап карый. А.Вознесенский, З.Богуславская, В.Зимянин, Т.Бек, В.Аксенов кебек язучылар әдәбият мәйданына үзенчәлекле яшь автор килүен әйтеп, матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар. А.Әпсәләмова күп кенә шәһәр һәм Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулый. 2002-2004 елларда А.Әпсәләмова «Восточный экспресс» газетасында мөхбир булып эшли. 2004 елның маеннан «Парадигма» Иҗат йортының креатив директор урынбасары вазифаларын башкара. Аннары ул «Алга!» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, шулай ук «Agriculture» фәнни-популяр журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Хәзер ул - "Идель" журналының баш мөхәррире.


2001 елда «Я люблю писать курсивом» дигән китабы өчен А.Әпсәләмова Россия «Триумф» бәйсез премиясенә лаек була. 2002-2004 елларда ул - «С веком наравне» халыкара Пушкин фестивале финалисты. 2001 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2002 елдан - Россия Язучылар берлеге әгъзасы.



Пауло Коэльо туган көн


Алхимия турында да оныта күрмәгез! Бүген нәкъ көне! Чөнки Пауло Коэльоның туган көне.


Пауло Коэльоның туган көне


Ул – безнең иң яраткан авторларыбыздан, бразилияле язучы, шагыйрь. Гомумән алганда уналты китабын чыгарган - романнар, антологияләр, кыска притч-хикәяләр җыентыгы. Русиядә үзенең «Алхимик» романын нәшер иткәннән соң таныла. Әлеге роман дөнья бестселлерлары унлыгында да үз урынын озак саклауга ирешә. Романның гомуми тиражы 300 млннан артып китә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев