ШӘХЕС
ЯШҮСМЕР СУДА БАТУЧЫ КЫЗНЫ КОТКАРГАН
Татарстанда 17 яшьлек яшүсмер суда батып яткан кыз баланы коткарган.
Әлеге хәл көпә-көндез Яшел Үзәндә була. Егор Дубровин әтисе һәм кечкенә энесе белән шәһәр үзгендә урнашкан күл тирәсендә йөри. Шул вакытта бер кызның ярдәм сорап кычкырганын ишетә, ул узып баручылардан суда баткан 9 яшьлек кызны коткаруларын сорый. Бу вакытта аның су астына киткәненә 2-3 минут узган була.
Баткан кызның ике иптәше куркудан берни дә эшли алмыйча яр буенда торган арада, Егор уйлап-нитеп тормый гына суга сикерә. Су астында күзен ачканнан соң ләм арасында кызны күреп ала һәм аны судан тартып чыгара. Егорның әтисе аңа кызны чыгарырга булыша, беренче ярдәм күрсәтергә ашыга. Бер-ике минуттан ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитә.
“Мин бернинди батырлык та кылмадым. Минем урынымда булган теләсә кем шулай эшләр иде”, - ди Егор үзе. Ни кызганыч, чынлыкта бу егеттән кала беркем дә ярдәм итәргә ашыкмый.

Әлеге хәл көпә-көндез Яшел Үзәндә була. Егор Дубровин әтисе һәм кечкенә энесе белән шәһәр үзгендә урнашкан күл тирәсендә йөри. Шул вакытта бер кызның ярдәм сорап кычкырганын ишетә, ул узып баручылардан суда баткан 9 яшьлек кызны коткаруларын сорый. Бу вакытта аның су астына киткәненә 2-3 минут узган була.Баткан кызның ике иптәше куркудан берни дә эшли алмыйча яр буенда торган арада, Егор уйлап-нитеп тормый гына суга сикерә. Су астында күзен ачканнан соң ләм арасында кызны күреп ала һәм аны судан тартып чыгара. Егорның әтисе аңа кызны чыгарырга булыша, беренче ярдәм күрсәтергә ашыга. Бер-ике минуттан ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитә.
“Мин бернинди батырлык та кылмадым. Минем урынымда булган теләсә кем шулай эшләр иде”, - ди Егор үзе. Ни кызганыч, чынлыкта бу егеттән кала беркем дә ярдәм итәргә ашыкмый.

Инспекторлар суда сак булырга, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенмаска өнди. Кече яшьтәге балаларны караучысыз калдырмаска сорый. Егор кебек геройлар һәр җирдә дә очрамаска мөмкин бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев