ШӘХЕС
13 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ ӘТИСЕНЕҢ ЭШЕН ДӘВАМ ИТЕП ИСКИТКЕЧ ФОТОЛАР ТӨШЕРӘ
Үзенә нибары 13 яшь кенә булуына карамастан, Роберт Ирвин кыргый табигатьне профессиональ рәвештә фотога төшерә. Әйтергә кирәк, яшь фотографның хезмәтләре күз явын алырлык: Discovery, National Geographic яки BBC кебек телевизион каналлар һәм басмаларда чын журналистлар белән янәшә торып эшләрлек.
Роберт – Австралиянең танылган натуралисты, фотографы һәм җәнлекләр хокукын саклаучысы Стив Ирвинның улы.

Ни кызганыч, 2006-нчы елда, 44 яшендә Стив вафат була. Кыргый табигать турында чираттагы документаль фильмын төшергәндә күкрәгенә скат һөҗүменә дучар булып якты дөньядан китеп тә бара. Хезмәттәшләре аның эшен җанын-тәнен биреп башкарганы, куркыныч урыннарга да бик кыю кергәне хакында яшерми. Стив матур кадр төшерү өчен үзен кызганмаган. Улының әтисе эшен кечкенәдән бик сыйфатлы итеп башкаруы беркемне дә гаҗәпләндерми.

Бүген Роберт әнисе һәм апасы белән бергәлектә дөнья буйлап сәяхәт итә, үзенең аккаунытна язылучыларны һәрдаим матур фотолар белән шатландырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Нет комментариев