Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.
Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте клиентлары булган юридик затлар һәм әлеге банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә йөкләмә бирде.
Шулай ук әлеге финанс учреждениесенең җитәкчелегенә карата процессуаль чаралар күрергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәлә минем шәхси контрольда булачак, дип кисәтеп куйды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев