Татарстан Хөкүмәтенең банк өлкәсендәге вазгыять турындагы рәсми мөрәҗәгате
“Мөхтәрәм гражданнар!
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга өндәгән, банклар ябылу турында һәм башка тискәре мәгълүмати хәбәрләр алу очраклары артты. Әлеге хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга корылган.
Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла дип рәсми рәвештә игълан итәбез. Татарстан банкларында капитал һәм клиентлары алдындагы йөкләмәләрен үтәү һәм исәп-хисап ясау өчен акчага әйләндерә торган ресурслар җитәрлек.
Сездән паникага бирелмәвегезне һәм ялган мәгълүмат таратуда катнашмавыгызны сорыйбыз. Бу мәгълүмати һөҗүмне оештыручыларның гамәлләренә карата хәбәрдар органнар тарафыннан хокукый бәяләмә биреләчәк.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте.”
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев