Мөхәммәтшин Татфондбанк турында: "Домино эффектын" булдырмас өчен барлык чаралар күрелә
Татарстан җитәкчелеге тарафыннан Татфондбанкның хәлен төзәтү буенча барлык чаралар күрелә. Бу хакта бүген ТР Президенты карамагындаы Ватандашлар эше буенча совет утырышында видеоэлемтә буенча РФ субъектларындагы республика вәкилләренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.
«Бу безнең үзебез өчен көтелмәгән җитди хәл булды. Безнең Премьер-министр, ул әлеге банкның директорлар советы рәисе, шулай ук бик борчулы», – диде Татарстан парламенты башлыгы.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада "домино эффектын" булдырмас өчен барлык чаралар күрелә. «Бездә әлеге хәлне “кыздырып” җибәргәндә, социаль челтәрләрдә республиканың әлеге һәм башка коммерцияле банкларында счетлары булган кешеләрне котырту турында фактлар бар», – дип шәрехләде Ф.Мөхәммәтшин.
«Без нәтиҗәләрен минимальләштерү юнәлешендә җитди шөгыльләнәбез. 29 декабрьдән физик затларга беренче түләүләр башкарыла башлаячак, ә гыйнварның икенче яртысыннан – юридик затларга, дигән мәгълүмат бар. Әлеге процесста катнашучы банклар билгеләнде», – дип төгәлләде ул.
Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев