Мөмкинлекләр
ВИДЕО ТӨШЕР ДӘ - ҖИҢ! /конкурс/
Бүген бишектәге бала да видео төшерә аладыр, мөгаен! Моның өчен әллә ни сәләт кирәкми. Кул астыңда смартфон гына булсын! Ә димәк, видеоконкурсларда катнашу да җиңеләя дигән сүз бит бу!
Син дә үз көчеңне «Бала хокук даирәсендә» дигән бәйгедә катнашып, сыный аласың. 10 сентябрьдә шул исемдәге мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы башланып китте.
Конкурста катнашу өчен нишләргә?
1. 31нче октябрьгә кадәр катнашу турында гариза бирергә;
2. Аерым яки команда белән күмәкләшеп видео төшерергә;
3. Бәйгенең төп максаты – балалар хокукы турындагы Берләшкән милләтләр оешмасы Конвенциясен популярлаштыру, балаларны һәм яшьләрнең хокукый яктан белемнәрен арттыру;
4. Димәк, төшерелгән видеолар да балалар хокукына багышланырга тиеш.
Бәйгедә 6-30 яшьлекләр катнаша ала. Аның җиңүчесе 20 ноябрьдә – Бөтендөнья балалар көнендә игълан ителәчәк. Конкурс 4нче ел уздырыла.
Гаризалар rebenok-v-mire-prav@yandex.ru адресы буенча кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Яшьләр сәясәте» – «Нигезләмәләр һәм проектлар» бүлегенә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев