Логотип Идель
Мөмкинлекләр

«ҮЗ ЮЛЫМ - СВОЯ СТРОКА» ИҖАДИ КОНКУРС-ЛАБОРАТОРИЯСЕ

"Калеб" яшьләр буыны җыены, Бөтендөнья татар яшьләре форумы,
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм
"Ялкын" журналы


ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘ ӘКИЯТ, ХИКӘЯ, ПОВЕСТЬ, РОМАН ЯЗУЧЫ ҺӘМ ЯЗАРГА ТЕЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘРНЕ


«Үз юлым – Своя строка»


Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясендә катнашырга чакыра!


СВОЯ СТРОКА 1



Конкурс-лабораториянең максаты:



  • үсеп килүче буынны бүгенге әдәбият белән кызыксындыру;

  • үсмер һәм яшь авторларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау;

  • башлап язучыларның иҗади сәләтен үстерү һәм аларда һөнәри күнекмә булдыру;

  • тәҗрибәле каләм әһелләреннән дәрес алу мөмкинлеге тудыру;

  • әдәбиятка килүче яшь авторларга үз укучысын табарга ярдәм итү – әсәрләре урнаштырыла торган мәйдан булдыру;

  • яшь авторларның беренче китабын (сайланма җыентыгын) нәшер итү.


Бәйгедә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, махсуслаштырылган урта белем, югары белем бирү йортлары студентлары һәм иҗат юлын яңа башлаган яшь авторлар катнаша ала.

своя строка 2

«Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе 4 этаптан тора:


I этап:
17 октябрь 2016 ел – 20 март, 2017 ел, иҗади эшләр «Ялкын» журналы сайтында http://yalkyn.com кабул ителә.

II этап:
20-26 март, 2017 ел, текстлар остазлар тарафыннан сайлап алына, һәр катнашучы аерым остаз язучыга билгеләнә. Бөтен шартларын да үтәп, гариза җибәргән һәркем II турга үтә. Кемнең кайсы остазга билгеләнүен http://yalkyn.com сайтыннан белеп булачак.

III этап:
27 март - апрельнең I атнасы, 2017 ел, II тур катнашучылары Казанга килеп, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, проза әсәре язалар. Мастер-класслар онлайн рәвештә 27 апрельга кадәр дәвам итә. 27 апрельдә катнашучылар лаборатория кысаларында язылган әсәрен оештыру комитетына тапшыра.

IV этап:
27-31 апрель, 2017 ел. Остазлар һәм оештыру комитеты лаборатория кысаларында туган әсәрләрне укый, җиңүчеләрне билгели. Бер җиңүчегә Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыятенең махсус премиясе тапшырыла. 

своя строка 3

 

[gview file="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/03/POLOZhENIE_TAT.doc"]

[gview file="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/03/POLOZhENIE_RUS.doc"]

КОНКУРС-ЛАБОРАТОРИЯДӘ КАТНАШУ ӨЧЕН:


Конкурста проза жанрларында иҗат итүче (әкият, хикәя, повесть, роман һ.б. язучы) мәктәп укучылары һәм 1-3 курс студентлары катнаша ала.



  1. Түбәндәге Гаризаны тутырыгыз.

  2. Гаризага үзегезнең иҗат эшегезне* (әкият, хикәя, повесть, роман булырга мөмкин) беркетегез: А4 форматындагы 1дән 30га кадәр бит, 1,5 интервал, Times New Roman шрифты, 14нче кегль.

  3. Гаризага үзегезнең фотогызны беркетегез.

  4. Гаризага 2017нче елның I яртыеллыгына «Ялкын» журналына язылу квитанциясенең копиясен беркетегез**.


* Текстлар татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Тема чикләнмәгән.

** Интернет аша язылу өчен сылтама.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев