Логотип Идель
Мөмкинлекләр

"ТУКАЙ" ОЛИМПИАДАСЫНДА 13 ИЛДӘН КАТНАШАЛАР

Алар туган телләрен бик яхшы белә. Татар теле буенча биремнәрне дә чикләвек ваткан кебек кенә «вата». Кемнәр соң бу акыллыбашлар, дип сорарсыз? Җавап бирәм: Татар теле һәм әдәбияты буенча V Халыкара олимпиадада катнашучы егет-кызлар!

18-21 апрель аралыгында Казанда Халыкара олимпиадада уза. Анда республикабыз яшьләре генә түгел, ә Россиянең 25 төбәгеннән, дөньяның 15 иленнән туган телебезне кадерләп, саклап-яклап торган яшьләребез катнаша. Алар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар.

Мондый дәрәҗәле чарада синең дә катнашасың киләме, дустым! Киләсе елга бу мөмкинлекне кулдан ычкындырма! Олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары һөнәри белем алучылар үзен сыный ала. Татарстан укучыларына моның өчен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның муниципаль, республика этапларында катнашу кирәк. Татарстан балаларын Халыкара олимпиадага нәкъ менә Татарстан олимпиадасы нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар.

Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә бу олимпиадада катнашыр өчен, башта татар теле буенча төбәкара олимпиадада катнашу кирәк булган. Ә чит илләрдә яшәүчеләр исл тест сынавын узган, җюри әгъзалары белән турыдан-туры очрашу вакытында аралашкан.
Шулай итеп, Татарстанда уза торган татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың быелгы финалында 500 кеше катнашачак. Чара ике турда узачак:

интеллектуаль тур (татар теле, әдәбияты, Татарстан, татарлар тарихы турында сораулар)

иҗади тур (катнашучылар үз проектларын тәкъдим итә).

Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары:

– Һәрбер көрәшче үзенең авырлык категориясендә көрәшкән кебек, монда да һәр категория өчен аерым биремнәр булачак. Мисал өчен, студентлар, филология юнәлешендә укучылар, республика, чит төбәкләрдән килүчеләр, чит ил вәкилләре – бу категорияләрнең һәрберсе өчен аерым сораулар әзерләнәчәк.

Камилла Насыйбуллина, олимпиаданың быелгы катнашучысы (Бельгия):

– Бельгиядә яшәүче татарларга өчен үз телләрен өйрәнү җиңел түгел. Бу илдә 3 тел – фламан, француз һәм инглиз телләре – рәсми рәвештә кабул ителгән. Ләкин Татарстан җибәргән материаллар буенча без үз туган телебезне өйрәнәбез. Интеллектуаль тур да, ижади тур да авыр булмас, дип уйлыйм. Ләкин миңа грамматика аеруча авыр бирелә. Бу олимпиада төрле милләт вәкилләрен берләштерә алды. Мин, чыннан да, Татарстанга кирәк икәнлегемне тойдым.

Зилә Мөбәрәкшина, олимпиаданың былтыргы җиңүчесе:

– Үзеңнең тырышлыгың булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмый. Без гаиләдә кечкенәдән бирле саф татарча сөйләшәбез. Казанның 27нче гимназиясендә укыганда, укытучым безгә шигырьләр, хикәяләр язарга бирә иде. Алар «Сабантуй» газетасында басыла иде. Шушы олимпиада миңа КФУ ишекләрен ачты. Әлеге сынауда җиңеп, мин университетка керү мөмкинлегенә ия булдым.

Ибраһим Шәңгәрәев, олимпиаданың быелгы катнашучысы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре):

– Мин әтием, әнием белән туганнан бирле бары тик татарча аралашам. Бөтен кеше үзенең туган телен белергә тиеш, диеп саныйм. Габдулла Тукай кебек буласым килә!

Халыкара олимпиада 21 апрель көнне «Баскетхолл» сараенда ябылачак. 3500 кеше катнашачак бу бәйрәмдә шушы олимпиада җиңүчеләреннән кала, башка бәйге җиңүчеләрен дә котлаячаклар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев