Логотип Идель
Мөмкинлекләр

"СӘЛӘТ"КӘ НУР БУЛГАН ЙОЛДЫЗЛАР" - ИҖАТ СУКМАГЫНА БЕР АДЫМ





"Кеше күңеле – төпсез дәрья"... Шул дәрьяны иңләгәндә әле бер, әле икенче төрле яңалык, теләк-хыял ачыла, кешенең үзе дә белмәгән сәләтләре барлыкка килә Таң җиленә кушылып биисе, табигатькә кушылып җырлыйсы, күкнең төрле төсләргә керүен кәгазьгә төшерәсе, бар җиһанны таң калдырырлык шигырьләр язасы килә. Болар барысы да безнең, синең хәлдән килә! Иң мөһиме – шул төпсез дәрьяга баш-аягың белән чумудан курыкмаска.

Белеп, сизеп, күреп торабыз: яз җитүгә , уй-фикерләрең, гөрләвектәй ташып, кәгазь битенә ашкыналар. Бу – күңелнең еракларга ашкынган, иң “җилбәзәк” вакыты. Тик иҗат вакытка һәм урынга бәйләнмәгән. Кояш челләсе, елак көз, салкын буранлы кыш та илһамландыра, иртән чәй эчеп утырганда да, алгебрадан катлаулы мәсьәлә чишкәндә дә һәм йокысыз төннәрен бигрәк тә иҗат итәсе килә. Ә соңрак шул иҗат белән бүлешәсе, бер җылы сүз ишетәсе һәм синең иҗатыңны аңлардай җанга якын бер дус белән утырып сөйләшәсе килә башлый. “Сәләт"кә нур булган йолдызлар” синең дустың булырга тели. Иҗат сукмагыннан бергәләп атлыйк!

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» ул – Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» хәрәкәтенең «Идел» һәм «Ялкын» журналлары белән берлектә үткәрелә торган ачык әдәби конкурсы. Беренче тапкыр 2013-нче елда оештырыла башлады. Быелгы бәйгедә, дустым, сине дә күрәсе килә. Безгә кушыл. Бәйгенең шартлары турында түбәндәге нигезләмәдә язылган:






«Раслыйм»


«Сэлэт» ТРЯИФ
Генераль директоры


____________ Җ.Ш. Сөләйманов


____”____________ 2017


Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар»
V
I ачык әдәби конкурсын үткәрү


НИГЕЗЛӘМӘСЕ


1. Конкурсны оештыручылар

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VI ачык әдәби конкурсы (алга таба – Конкурс) Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы «Сэлэт» иҗтимагый фонды, «Сэлэт» яшьләр үзәге тарафыннан әдәби, сәяси-иҗтимагый «Идел» яшьләр журналы, «Ялкын» яшьләр журналы, «Салават күпере» балалар журналы, «Калеб» яңа буын җыены белән берлектә оештырыла.


2. Конкурсның максатлары


Конкурс үз алдына түбәндәге максатларны куя һәм тормышка ашыра:


әдәбият өлкәсендә сәләтле булган балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан үсүдә ярдәм күрсәтү;


балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвыкъ һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;


сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;


талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы Флүс Латыйфиның исемен «Сәләт» моһитендә яңгырату һәм яшәтү;


сәләтле яшьләрне «Сәләт» оешмасының проекталрына чакыру.


3. Конкурсның номинацияләре


Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:


шигърият;


чәчмә әсәр;


балалар әдәбияты;


үз блогыңны алып бару.


4. Конкурсның казыйлар шурасы

4.1 Конкурсның казыйлар шурасына Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, танылган шагыйрьләр һәм прозаиклар, күренекле журналистлар һәм мәдәният эшлеклеләре керә.


4.2 Конкурсның нәтиҗәләре баш казый имзалаган протокол белән раслана.


5. Конкурсның катнашучылары


5.1 Конкурста 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.


5.2 Конкурс түбәндәге яшь категорияләре буенчы үткәрелә:


12-14 яшь;

15-18 яшь;

19-22 яшь.

6. Конкурста катнашучыларның эшләренә карата куелган шартлар


6.1 Конкурска иҗади эшләр түбәндәге күләмдә кабул ителә:

шигърият – 3 язмадан күбрәк булмаска тиеш;


чәчмә әсәр – 2 язмадан күбрәк булмаска тиеш;


балалар әдәбияты – 3 язмадан күбрәк булмаска тиеш;


үз блогыңны алып бару – «ВКонтакте», «Facebook», «Instagram» социаль челтәрләрендә булырга тиеш.


6.2 Конкурска иҗади эшләр татар телендә кабул ителә.


6.3 Иҗади эшләр өчен авторлар үзләре җавап бирә.

6.4 Конкурска кабул ителенгән иҗади эшләр кире кайтарылмый.

6.5 Конкурста катнашу өчен гаризалар «Сәләт» оешмасының рәсми сайтында www.selet.biz кабул итеп алына.


6.6 Конкурста катнашучы берничә номинациядә көч сынашырга теләсә, аңа тиешле санда гариза тутырырга кирәк.


6.7 Конкурс эшләре selet.nur@gmail.com адресы буенча электрон почтага кабул итеп алына.

6.7.1 Хатның темасы түбәндәгечә күрсәтелә: Номинация – катнашучының фамилиясе (тулысынча), исеме һәм әтисенең исеме (инициаллары).


6.8 Конкурс эшләре түбәндәге шартларга туры китереп языла:


шрифт: Times New Roman;


шрифтның зурлыгы: 14;


юлара интервал: 1,5;


әгәр иҗади эш шигырь формасында булса, текст битнең сул ягы буенча тигезләнә; әгәр иҗади эш проза формасында булса, текс бит киңлеге буенча тигезләнә;


язманың исеме уртада ярымкалын шрифт белән күрсәтелә.


6.9 Конкурс эшенең титул бите түбәндәге пунктлардан гыйбарәт:


катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча);


номинация;


катнашучының тулы яше;


катнашучының уку урыны, сыйныфы (курсы);


җитәкченең исем-фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча) һәм вазыйфасы.


6.10 Оештыру комитеты конкурска кабул ителгән эшләрне төрле матбугат чараларында бастырырга хокуклы.


6.11 «Үз блогыңны алып бару» номинациясендә катнашу:


блог башлыча татар телендә булырга тиеш;


конкурста «ВКонтакте», «Facebook», «Instagram» социаль челтәрләрендә булган блоглар катнаша ала;


блог әдәби юнәлештә булырга тиеш, беренче чиратта, авторның шигырь, эссе, мәкалә, фәлсәфи уйлануларыннан һ.б. гыйбарәт. Шулай ук башка авторларның әсәрләрен, цитаталарын, фотоларын, җырларын һ.б. тәшкил итә ала;


блогның берничә авторы булырга мөмкин, бу очракта, гариза тутырганда, алырның һәрберсенең исеме күрсәтелә;


блогка сылтаманы гариза формасында күрсәтергә кирәк.


7. Конкурсның үткәрелү вакыты һәм үткәрелү урыны

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы берничә этапта үткәрелә:

1-нче февраль – 3-нче март – гаризаларны кабул итү этабы;


4-нче март – 5-нче март – иҗади эшләрне конкурска сайлап алу этабы;


6-нчы март – 2-нче апрель – конкурска кабул ителгән эшләрне казыйлар шурасы тарафыннан бәяләү этабы;


конкурсның финалы Казанда «Сәләт» йортында (Островский ур., 23-нче йорт) булачак. Финалның үткәрелү көне алдан хәбәр ителәчәк.




  1. Конкурсны оештыру комитетының контактлары


Конкурсны оештыру комитеты «Сәләт» йортында (Казан, Островский ур., 23-нче йорт) урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292-16-00. Е-mail: selet.nur@gmail.com. «Сәләт» оешмасының рәсми сайты: www.selet.biz. «ВКонтакте» социаль челтәрендә проектның рәсми төркеме: vk.com/selet-nur.


Җаваплы – Ихсанова Алия 8 (939) 730-41-34


 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев