Мөмкинлекләр
«СӘЛӘТ»КӘ НУР БУЛГАН ЙОЛДЫЗ» БУЛЫРГА АШЫК
12 апрель көнне VII ачык «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсына гаризаларны тапшыру тәмамлана.
«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» – Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» хәрәкәтенең «Идел» һәм «Ялкын» журналлары белән берлектә үткәрелә торган ачык әдәби конкурсы.
Конкурс 5 номинациядә үткәрелә:
Конкурста 12 яшьтән алып 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша.
Елдан ел катнашучыларның саны арта. Бу елны исә аларның саны 100дән артык булачак дип көтелә.
Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

Рәзинә Гайбадуллина, проект кураторы:
- Бу елны гаризаларны кабул итү бары тик 2,5 атна дәвам итәчәге хәл ителде. Бу гаризаларның саны кимеде дигән сүз түгел, киресенчә, алар артты дияргә була. Программага килсәк, аның бик эчтәлекле булачагын төгәл әйтә алам. Ул төрле остаханәләрдән, танылган шәхесләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдән торачак. Катнашучылар биредә жюри әгъзалары белән әсәрләре турында фикер алыша алачак.

- поэзия;
- проза;
- публицистика;
- балалар әдәбияты;
- драматургия.

Гариза калдыру өчен сылтама: http://selet.biz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев