Мөмкинлекләр
"МИНЕМ АВЫЛЫМ" ИҖАДИ БӘЙГЕСЕ БАШЛАНДЫ
Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы "Минем авылым" дигән бәйге оештыра. Бәйгегә иҗади эшләрне 2017 елның 30 сентябренә кадәр юлларга мөмкин.
Бәйгедә Россиянең барлык татар авыллары катнаша ала. Моның өчен:
- туган авылың тарихы;
- авыл урамнары фотосурәтләре;
- үзегезнең авылдан чыккан танылган шәхесләр;
- авылдагы чишмәләр, аларның тарихы хакында мәгълүматны;
- авылга багышланган җырлар һәм шигырьләрне туплап оештыручыларга җибәрергә кирәк.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бу хакта Татарстанның эшлекле партнерлары XI форумында конкурсны оештыручы Фәнир Галимов хәбәр иткән.

Конкурсның максаты:
- туган якка кызыксыну уяту;
- татар авылларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү;
- авылларның проблемаларын яктырту;
- татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасы булдыру;
- үсеп килүче буында ватәнпәрвәрлек һәм милли үзаң тәрбияләү.
Хәбәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев