Мөмкинлекләр
ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП "ЭЗЛИЛӘР"
«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» яңа конкурс игълан итә. Анда илебезнең 8 мең мәктәбе катнашачак. Бәйге 5 октябрьдә башланып киткән. Анда 7-11 сыйныф укучылары, активистлар, мәктәп үзидарәсе лидерлары катнаша ала.
Татарстанның һәрбер мәктәбе әлеге конкурста катнашачак. Республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима Татарстанда уникаль проектларның барлыгын әйтә. Татарстандагы проектларны Россия дәрәҗәсенә чыгарырга кирәк, ди ул.
Бәйгенең төп максаты – иң яхшы мәктәп үзидарәсе, шулай ук мәктәпләрдә «Россия укучылары хәрәкәте»н популярлаштыру. Конкурс кагыйдәләре буенча укучылар мәктәп үзидарәсен булдырырга һәм 2017-2018 уку елына календарь планын төзергә тиеш. Шулай ук аларга мәктәп тормышы шартларын яхшырту буенча проект төзергә һәм аны тормышка ашырырга да тиеш.
Конкурсның нәтиҗәсендә «РДШ әлифбасы» төзеләчәк. Бәйгенең 550 финалисты «Орленок»ка барачак. Җитмәсә, мәктәп үзидарәләре иң яхшы дип табылган мәктәпләрдәге «Россия укучылары хәрәкәте» бүлмәләре җиһазландырылачак. Гариза кабул итүнең соңгы көне – 23 декабрь. 25 декабрьдән экспертиза башланып, гыйнварда ул төгәлләнәчәк. Аның нәтиҗәсендә «Орленок»ка барачак команда тупланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Нет комментариев