Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ФАТИР КЕМГӘ ДӘ КИРӘК!

Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары социаль ипотека программасы буенча фатирлы була алачак. Барлыгы 49 кешегә фатир бирү планлаштырыла, моның өчен конкурста катнашырга кирәк.


Конкурсның операторы булып «ТР Студентлар лигасы» тора.18-30 яшьлекләр арасында уздырылган әлеге конкурсның җиңүчеләрен ТР Дәүләт Советы, Президент Аппараты вәкилләре дә булган комиссия билгеләячәк.


Конкурста катнашу шартлары:


- 18 дән 30 яшькәчә студент, аспирант, яшь галим яки белгеч, Татарстанда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча эш алып барган оешма әгъзасы булу (яшь галимнәр 35 яшькә кадәр);


- Татарстан Республикасы территориясендә яшәү;


- торак шартларын яхшырту ихтыяҗы булу;


- яшьләр сәясәте, белем һәм тәрбия бирү өлкәләрендә актив эш алып бару.


Конкурста катнашу өчен түбәндәге документларны тутырырга кирәк:


1. https://ligatatarstan.ru/ сайтындагы катнашучы анкетасы. Анкетаны монда табарга мөмкин - https://ligatatarstan.ru/zayavka-na-ipoteku/.


2. А4 форматындагы 20 биттән артмаган грамота, диплом күчермәләрен, фото, иллюстрацияләр һәм башка актив эш алып баруын дәлилләгән документлар.


3. Прописка бите белән паспорт копиясе, торган җиренең мәйданын һәм тапшырылу датасын күрсәткән документ.


4. Техник инвентаризация бюросыннан торак йорты булу турында белешмә.


Гаризаны электрон рәвештә тутыргач, оргиналын бастырып чыгарып Казан шәһәре, Тукай урамы, 58 йорт, 303 офис адресы буенча 2017 елның 15 мартына кадәр җибәрергә кирәк.




Сораулар белән түбәндәге контактлар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:


Адрес: ТР, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 303 офис.


Телефон: 8 (843) 231-81-41, 231-81-42

E-Mail: ligatatarstan@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев