Логотип Идель
Мөмкинлекләр

“ӘДӘБИ КАРТА” КОНКУРСЫ ДӘВАМ ИТӘ

Бу конкурс нәкъ сезнең өчен! Сез җыр, шигырь, хикәя, әкият, парчалар язасызмы? Гомумән, иҗат белән шөгыльләнәсезме? Иҗат җимешләрегезне бөтен дөнья күләмендә танытасыгыз киләме?

Үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыклау, аларның эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итү максатыннан, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары Татарстан китап нәшрияты белән берлектә “Әдәби карта” дигән өр-яңа конкурс игълан иткән иде. Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнаша ала. Бәйге ахырында җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә!
Иҗади эшләрнең темасы ирекле, аларның саны чикләнми, күләме буенча 35-40 биттән артмаска тиеш. (Times New Roman шрифты белән 14 кегль, 1,5 интервал). Эшләр авторларына кире кайтарылмый. Автор турында кыскача белешмә, фотография җибәрү шарт булып тора. Конкурс эшләре белән бергә, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының уртак комплектына (индексы: П2433) язылу турындагы квитанция күчермәсен дә теркәү сорала.

Конкурс эшләрен плагиатка тикшерү, бәяләү, җиңүчеләрне ачыклау буенча жюри рәисе  - Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин. Яхшы эшләр magarif-uku.ru сайтында “Әдәби карта” махсус проектында, иң кызыклы әсәрләрдән өзекләр “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларында урын алачак. Биредә Татарстанның һәр районында яшәүче абунәчеләребезнең иҗади эшләре белән танышу мөмкинлеге була. Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, көнкүреш техникасы белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне, мөхтәрәм кунак булып, тантаналы кичәгә чакырачакбыз. Авторларга матбугатта басылу турындагы лицензияле сертификат бирелә.

Эшләрне 15 майдан 30 ноябрьгә кадәр literkarta@mail.ru электрон адресына юллагыз. Почта аша да мөмкин: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт, а/т 47 (“Әдәби карта” конкурсына).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев