Логотип Идель
Мөмкинлекләр

БЕРГӘЛӘШЕП "БӘХЕТ ӨЛӘШИК"!

Илүзә Сәлимова инде 3 ел дәвамында үзенең "Бәхет өләшик" дип аталучы проектын алып бара: хәйрия концертлары үткәрүдән җыелган акчаларны авыру һәм ятим балалар ихтиярына тапшыра. 23 яшьлек кызның күңеленә моның кадәр мәрхәмәтлелек каян килгән? Кеше кайгысын тыңлап, кызганудан ары узмаган бүгенге җәмгыяттә аның бу изгелек проектына ничек карыйлар? Ярдәм итәргә ашыгучылар күп булып, аяк чалучылар очрамаса әйбәт тә бит... Барысы хакында да Илүзә "Ялкын"га үзе сөйләде.

— Илүзә, хәйрия концертлары үткәрү идеясе кайчан туды? Мондый чаралар үткәрергә сине ни этәрде?

— Әлеге идея күңел түрендә күптәннән яши иде. Ләкин үземнең хәйрия проектымны булдыру кирәк дигән фикер тормышымны үзгәртерлек вакыйгалардан соң барлыкка килде. Беренчесе, Казанда урнашкан «Дом Роналда Макдоналда» йортына барып кайту булды. Биредә онкологиядән дәваланучы сабыйлар яши. Аларның күзләрен бер тапкыр күрү җитте... Бу кадәр сагыш, өметсезлек бүтән бер җирдә юктыр! Мөмкинлегем булган саен аларга ярдәм итәчәкмен дип сүз бирдем үземә. Шуннан бирле әлеге проект эшләп килә.

Икенче вакыйга — әниемнең бертуган абыйсын югалту. Бер дә көтмәгәндә аңарда онкология таптылар, операция ясадылар. Ләкин чир бездән сорап тормый шул... Аеруча яман шеш. Арабыздан 3 ай элек китеп барды. Бу кайгыдан соң тагын берк ат үземнең дөрес юлда булуымны аңладым. Аны һәрвакыт күз алдымда тотып, шушы изге гамәлләрне аның изге рухына багышлыйм.

Вакыт узу белән «Дом Роналда Макдоналда» йорты балалары өчен 2 концерт оештырдым. Масштаблысы узган елны КФУның IT-лицей бинасында узды. Тагын бер зур концертны «Туган авылым» комплексында оештырдык. Бу юлы исә башка мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәттек. Концерттан кала, зур хәйрия ярминкәсе дә булдырдык.

Концертлар белән чикләнәсем килми. Әле күптән түгел, Яңа ел бәйрәме уңаеннан, хәйрия акциясен уздырдык. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, онкология белән авыручы балалар өчен шактый гына күп бүләкләр алып, тормыш иптәшем белән Кыш бабай һәм Кар кызы булып “Дом Роналда Макдоналда”да яшәүче сабыйларны, аларның әти-әниләрен котладык.

— Сиңа оештыруда кемнәр ярдәм итә?

— Бу җәйне бик яхшы кешеләр, «Зәкәт» хәйрия фонды вәкилләре белән танышырга насыйп булды. Фонд белән берлектә Горкинско-ометьевский урманында эстрада җырчылары, фонд тәрбияләнүчеләре белән кызыклы концерт программа оештырдык.

Шул вакыттан бирле махсус әлеге Фонд өчен зур хәйрия концертын оештырырга планлаштырган идем. Менә, ниһаять, идеямны тормышка ашыра башладым. 3 апрель көнне, Алла Боерса, зур «1+1» дип исемләнгән хәйрия концерты узачак.

Оештыруда шактый күп кеше ярдәм итә дип әйтә алам. Концерт саен төрле кешеләр, оешмалар белән эшләп карарга, аларга хәйрия эшчәнлегенең җанга рәхәт китергәнен аңлатырга тырышам. Аллага шокер, танышларым арасында битараф булмаганнар бик күп икән. Аларга рәхмәт!

— Хәйрия концерты оештырам, дип чакыра башлагач, каршы төшүчеләр дә бармы?

— Оештыру вакытында төрле кешеләр белән аралашырга туры килә. Кызганыч, күп очракта кешеләр, оешмалар хәйрия эшләреннән йә куркалар, йә, минемчә, әле әзер түгелләр.

Иң анламаганым шул: кемгәдер, нинди дә булса ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм, «Нәрсәгә кирәк инде бу сиңа?", "Акча да түләмиләр бит монда», "Үзеңә әзрәк алып каласыңдыр ич?" диючеләр байтак. Кешелек асылын аңламый алар! Аңларга язсын, теләгем шул андыйларга.

Ярдәм кулы сузучылар бар, әлбәттә. Концертка килгән барлык артистлар да бушлай чыгыш ясыйлар. Әле концерт тәмамлангач: «Башкаларына да мине чакырыгыз инде», - дип китәләр. Мондый ачык күңелле, битараф булмаган кешеләр белән эшләү бик рәхәт!

Катлаулы моментлар исемлегенә зал арендасын кертер идем. Барлык үткәргән концертлар арасында, залны бушлай бары тик IT-лицей һәм «Туган авылым» комплексы бирде. Башкалар тулысынча бушка бирә алмасалар да, ташлама ясарга тырышалар. Шундый хыялым бар: һәрбер концерт залы буш көннәрен хәйрия эшенә, концертларга калдырсалар иде.

—Хәзер син әзерләп йөргән концерт турында да сөйләп уз әле. Ул кемгә багышланган?

— Бу юлы концерттан кергән барлык керем Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте «Зәкәт» Фондына барачак, биредә тәрбияләнүче гарип балаларны сәламәтләндерү эшләренә тотылачак.

Концерт бик масштаблы булырга охшап тора. Татар эстрадасы җырчылары катнашачак: Рамил Закиров, Салават-Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, Айгөл Рахимова, Мөнир Рахмаев, «Кыю кызлар» , Артур-Марат, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Регина Тимербулатова, Руслан Амурус, Наил Нәбиуллин, Камилла Әхмәтова. Изге эшкә үз өлешегезне кертергә сезне дә чакырып калам!


Дуслар, әйдәгез, кушылыйк!
Тамчыдан күл җыела: бергәләшеп тырышсак дөньяда авыру балалар саны кимер, бәхетлеләр артыр иде.


Концерт 3 апрель көнне «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә
(Казан, Декабристлар ур., 1) узачак.
Башлана: 18.30
Билет бәясе: 200-400
Аны алыр өчен Илүзәнең үзенә мөрәҗәгать итегез: +79196373651

Илүзә Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев