Логотип Идель
Мөмкинлекләр

БӘЙГЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ!

Дуслар! Ниһаять, бу көн дә килеп җитте: «Табигать сагында – зәңгәр ягулык» конкурсына нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне игълан итәбез.

Май аенда башланган бәйге ике өлештән торды: иҗади эш һәм анкета сорауларына җаваплар. Конкурсның кызган вакыты җәй айларына туры килсә дә, «Ялкын»ның даими укучылары үзләрен актив яктан гына күрсәттеләр һәм тәкъдим ителгән эшләрне үтәделәр. Газ сәнәгате никадәр авыр өлкә булып тоелмасын, яшьләрнең кызыксынулары көчле булуы ачыкланды. Иҗади эшләр дә төрлечә эшләнгән: кемдер газның файдасы һәм табигатьне саклау турында әкият язса, башкалар авылларында газ үткәрү вакыйгасын матур итеп тасвирлаган. Гомумән, һәр катнашучыга афәрин һәм рәхмәт сүзләрен генә җиткерәсе килә!

Җиңүчеләр:


«Истәлекле вакыйга» номинациясе


1. Ләйсән Фәизова, 13 яшь


Кәрим Баһаутдинов, 9 яшь


2. Айназ Минневәлиев, 13 яшь


Әдилә Закирова, 12 яшь


3. Фаяз Зыятдинов, 10 яшь


Айзилә Фазуллина, 12 яшь


«Экология һәм газ» номинациясе


1. Диләрә Галимуллина, 12 яшь


2. Зифа Шәйдуллина, 13 яшь


3. Ләйсән Фазуллина, 13 яшь


Айзилә Абдрахманова, 15 яшь


Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы 15 сентябрь көнне «ГазпромТрансгазКазан» бинасында узачак. Иң башта алар тәмле итеп сыйланачаклар, аннары бер кочак бүләк алачаклар. Оештыручылар әле тагын бер сюрприз әзерләгән: Казан буенча экскурсия!




Сезне 15 сентябрь 11.15 сәгатьтә «Газпром Трансгаз Казан» бинасында көтеп калабыз: Казан шәһәре, Г.Кутуй урамы, 41 йорт.


Өстәмә мәгълүмат өчен телефон номеры: 89179076942.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев