АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ ӨЧЕН ПРОЕКТ ЯСАУЧЫГА - АКЧАЛАТА ЯРДӘМ
Авыл һәм районнарда яшәүчеләр өчен яңа конкурс башланды. Син Татарстан районнарының берсендә яшисең һәм аграр яшьләр оешмасы составында торасың икән, димәк, бу бәйге синең өчен!
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә социаль әһәмияткә ия булган автор проектларына конкурс уздыра.
Әлеге бәйге авыл яшьләре өчен булдырылган иң нәтиҗәле проектларны, программаларны ачыклауга юнәлтелгән. Конкурс жиңүчеләренә проектларын тормышка ашыру өчен мәгълүмати һәм финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Яшьләр үзидарәсе
2. Халыкара мөнәсәбәтләр культурасы
3. Карьера һәм профессиональ траектория
4. Социаль-тискәре күренешләр профилактикасы, сәламәт яшәү рәвеше
5. Авылда яшәүче яшь гаилә
Конкурста катнашырга теләүчеләргә 13 мартка кадәр гаризаларын җибәрергә кирәк. Проектларны яклау 18 мартта Казанда уздырылачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-75-97
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев