Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!"

Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!

1848 елның 23 сентябрендә туган ул. Һәм быел ул үзенең 171 еллыгын билгеләп уза! Моннан 171 ел элек Джон Куртис исемле кеше Америкада жевачка ясый. Шуны да белү мөһим: жевачка ашап булмый торган эластик матдәдән гыйбарәт, аңа төрле тәмнәр кушалар һәм без исебез китә-китә аларны кырылып алабыз.

Әмма жевачаның аңа кадәр үк булганы турында фикерләр бар. Ул б.э.к. 7-2 гасырларда инде кулланылган дип санала. Төньяк Еропада барган казу эшләре вакытында табыла ул.

Борынгы греклар мастика исемле агачның сумаласын чәйнәсәләр, һиндлылар якынча 1000 ел элек тешләрне чистарту өчен саподилла агачының куерган согын кулланганнар. Тора бара аның яңа варианты барлыкка килә. Агач сумаласы яки умарта корты балавызыннан була ул.

Джон Куртиска яңадан әйләнеп кайтык әле. 1848 елны ул үз нарат сумаласыннан жевачкаларны күпләп җитештерә башлый. Вакыт узу белән аларны төрле тәмнәрдә чыгарырга тотына.Тик Куртисның сату эшләре бик алга китә алмый, чөнки сумаладагы тәмне боза торган катнашмаларны ул һич бетерә алмый.

Томас Адамс 1869 жвачкага яңа сулыш өрә.  Ул аны  каучуктан ясый. 1871 елда үзе уйлап тапкан жевачка ясый торган махсус машинага патент ала. Шулай ук жевачканың тәмен дә яхшырта. Аның продукты бик киң тарала.

СССРда чит ил жвачкасы балалар һәм яшүсмерләр арасында бик популяр һәм шул ук вакытта алтын бәясенә тиң була. Ник дигәндә, ул безнең илдә җитештерелми, ә соңрак җитештерелгән аналогларның сыйфаты күпкә түбән бәяләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев