Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

"ЯШЕЛ ТУТЫЙ" - ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ

Бүген искиткеч бәйрәм - китап укырга яратучылар көне! Әмма, ни кызганыч, хәзерге көн кешесенең кайчак иркенләп китап укырлык вакыты да булый... Тик шулай да, бу рәхәт, күңелгә якын шөгыльне болай гына читкә этәрәсе килми бит... Шуңа, без синең өчен һәрдаим кызыклы, матур әсәрләр урнаштырып торабыз. Укы гына! Һәм, әйе, бәйрәм белән, китап сөюче дустым!

ЯШЕЛ ТУТЫЙ


(Новелла)

Соңгы вакытларда кошлар базарына ияләшеп киттем. Сәгатьләр буе кош сайравын тыңлап йөрим, кесәмә салып алып килгән җимне сибеп китәм, яисә, берәр хикәямә кертеп җибәреп булмасмы дип, озаклап күзәтәм, сөйләшәм, әйе-әйе, кошлар белән сөйләшәм. Чынлап та, кошларның сайравын аңларга була икән. Юк, мәгънәсен түгел, аһәңен аңларга була — шатланамы ул, моңланамы, ачуланамы, шаярамы...

Кошлар дөньясы, кошлар тормышы хакында базар «белгече» Бакый бабайның озаклап сөйләгәне бар. Кошлар рәтен беләм мин. Шулай да үземә берәр кош алырга кыймыйм. Юк, мәшәкатеннән дә, алар белән уртак тел таба алмаудан да курыкмыйм. Читлек эченә бикләп куелган кошның сайравын күңелем күтәрә алмас кебек миңа, аларның канаты очар өчен, күк йөзен кыеп-кыеп җилпенер өчен яратылган бит...

Ләкин кош базарына йөрүне ташламадым. Быел яз булып узган күңел кузгатырлык хәлләрдән соң гына Бакый бабай базарына бармас булдым.

Шулай, гадәттәгечә, кайберләренә сокланып, кайберләрен кызганып, кошлар карап йөргәндә, бер яшел тутый кошка игътибар иттем. Иң гади читлек эчендә утырган иң гадәти яшел тутый иде ул. Бу кош янына нигә шулкадәр күп халык җыелган икән дип, якынрак барсам, күрәм, кош, үзен чолгап алган кешеләргә карап: «Мин — Чи-ка! А-шар-р-га бир-р!» — дип кычкырып тора. Сөйләшә ләса бу! Читлек янына үтәрлек тә түгел. Кысыла-кысыла алга уздым. Ә тутый һаман кычкыруында: «А-шар-р-га!» Хуҗасы ашатып өлгермәгән күрәсең үзен. Шунда гына күземә читлек янында утырган кызыл борынлы, чәче тузган бер кеше чалынды. Янындагы аракы әрҗәсе өстендә кәгазь кисәге. Анда «500 р.» дип язылган. Димәк, ул кеше тутыйны биш йөз сумга сатмакчы була. Базар бәяләре белән таныш идем инде. Шунда ук «кыйммәтрәк» дип уйладым.

Ә попугай һаман кычкыруында булды. Кешеләр салган җимнәрне санга да сукмыйча: «А-шар-р-рга!»-дип сөрән сала бирә.

Шул вакыт минем яннан елыша-сырыша ун яшьләр тирәсендәге малай эчкә үтеп китте. Нәрсә калган инде бу сабыйга, дип уйлап та өлгермәдем, ул яшел тутый утырган читлек янына барып та басты. Кесәсеннән тары бөртекләре, икмәк валчыклары, мин белмәгән әллә нинди кош җимнәре чыгарып, аны кошка сузды. Кош ялындырып тормады. Ялан-йолан карана-карана, малай учындагы җимне чукый да башлады. Үзе бертуктаусыз чыркылдый: «Чи-ка, Чи-ка, р-рәх-мәт!» Ә малай!.. Малай кечкенә дустына шундый сөю белән карый, аңа башка кешеләр бөтенләй дә күренми иде, ахры...

Янымда пәйда булган Бакый бабай колакка пышылдады:

— Инде менә ике атна буе кошны интектерә бу бәндә. Бәясен бигрәк кыйммәт куйган — беркем алмый. Юньләп ашатмый да үзен. Ә хуҗасыннан башка беркемнән дә азык капмый. Менә, аны үзенә шушы малай ияләштереп килә. Бераз ашый башлады. Кызганыч... Кош та, сабый да...

Ник кызганыч булсын! Минем алда — ике бәхетле җан иясе — туклыктан һәм дустын күрү куанычыннан сайрап туя алмаган яшел тутый һәм саф күңелле, олы җанлы малай...

Бакый бабай дөрес әйткән икән. Бу матур, бәхетле минутлар күпкә бармады. Тутыйның хуҗасы, кошны сатып акча эшләүдән өметен өзеп, сүгенә-сүгенә торып басты, аннары, читлекне иләмсез генә тотып, алпан-тилпән чыгып китте. Тутый исә, читлек рәшәткәләренә бәрелә-сугыла, чыркылдады да чыркылдады. Үз дусты белән хушлашуы идеме бу, тән авыртуларыннан сызланып кычкыруы идеме — әйтә алмыйм...

Кошчыкка җим ашатып торган малайның кулы алга сузылган килеш асылынып калды. Тутый томшыгында бая гына иркәләнгән кечкенә нәзек бармаклар арасыннан икмәк валчыклары җиргә коелды. Малайның күзләренә күтәрелеп карадым. Аларда яшь бөртеге булып мөлдерәмә тулган ачудан башка берни дә күрмәдем. Янына барып юатырга, тынычландырырга теләдем. Ләкин ул кинәт кенә халык арасына кереп юкка чыкты. «И юләр, шул вакыт багана кебек түнтәеп тормасаң», — дип үземне сүгүдән башка эш калмады.

Түзмәдем, бөтен эшемне ташлап, икенче көнне дә, Бакый бабай янына чыгып киттем. Теге малай тагын килмәсме? Әгәр килсә, мең сум түләп булса да яшел тутыйны аңа алып бирергә карар кылдым.

Әһә! Әнә ул! Малай да, минем кебек, бөтен базарны айкап, яшел дустын эзләп йөри. Үзе елардай булган, кулларында кечкенә төргәк — тагын җим алып килгән, ахры. Мин аның янына килдем дә беләгеннән тоттым:

— Ник елыйсың, егет?

Малай исә, авыттырып чеметкәндәге кебек, сискәнеп китте, башын күтәрде. Аның карашларында гаҗәпләнү катыш ачу иде. Шул ук ачу — кичәге ачу... Ул, сезнең берегездә дә тутый кайгысы түгел шул, дигәндәй, миңа йотардай булып карап торды да дәшми-нитми генә тагын юкка чыкты. Мин исә аның артыннан калмаска тырыштым. Тагын таптым, тагын югалттым, тагын...

Ашыгыч эшләр чыгып, бер атналап кош базарына бара алмадым. Ә мин килгәндә яшел тутый да, малай да юк иде инде анда. Менә нәрсәләр сөйләде Бакый бабай.

Атна чамасы килмичә йөреп, Булатны (малайның исеме шулай икән) каты борчуга салган теге исерек кеше бердән-бер көнне тагын пәйда була. Кош та, малай да бер-берсенә бик куанышалар. Бергә ашыйлар-эчәләр, назланышалар... Шуннан соң тутый өч көн буе дустын юксына, боега, сөйләшми. Дүртенче көнне, инде базар тарала дигәндә генә, Булат килеп керә. Бөтен өс-башы ташкүмер тузанына баткан; йөзләре-чәчләре корымга ысланып каткан малай ап-ак тешләрен күрсәтеп, елмаеп килеп керә дә тутый хуҗасы алдына шыгырдап торган унлыкларны, бишлекләрне китереп тә сала. Әлбәттә, бу акчаларның эшләп табылган булуына шикләнүче кеше булмый. Әмма тагын да күбрәк акча керәсен сизгән исерек бирешергә теләми.

— Читлек өчен тагын йөз тәңкә!..

Малай, елардай булып, үз ачуын көчкә тыеп тора. Ләкин бер сүз дә дәшми, тагын кесәсенә тыгыла. Аннан берничә унлык һәм бер уч бакыр акча чыгара. Күрәсең, бу акчаны ул берәмтекләп, кадерләп, иң кирәкле әйберен алу өчен җыйган булгандыр. Кош хуҗасы бакыр тиеннәр санап азапланган арада, Булат яшел тутыйлы читлекне күтәрә дә юкка чыга. Кошның соңгы авазы гына яңгырап кала: «Чи-ка! Чи-ка! Р-рәх-мәт!»

Шулчак теге исерекнең зәһәр тавышы бөтен базарны сискәндерә:

— Алдаган, каһәр суккыры малай! Алдаган... 36 сум 26 тиен җитми! Таладылар!.. Караул!..

Моңа инде башкача түзеп торыр әмәлләре калмаган кешеләр исереккә кирәкле акчаны җыеп бирәләр дә төрткәли-төрткәли базардан чыгарып җибәрәләр... «Шушы көннән башлап базарыбызның яме бетте, малайның, яшел тутыйның соңгы язмышы күңелне борчып тора», — дип сүзен тәмамлады Бакый бабай.

— Ә нигә, бик бәхетледер ул малай, янында яраткан кошы да бар...

— Менә шул-шул. Бик ярата иде ул кошны. Әбисе генә ул тутый белән бер-бер нәрсә эшләп ташламагае, димен. Малай моңа түзмәячәк, билләһи...

— Ник, аның әти-әнисе юкмыни?

— Юк шул. Әтисе аларны ташлап киткән. Ә әнисе... Әнисе дә ниндидер кешегә ияреп юкка чыккан. Малайны алырга теләмәгән, диделәр... Белмим тагын, кеше сөйли... Шулай алар икесе бер әби пенсиясенә яшәп яталар. Җитмәсә, менә тутый...

Бакый бабай белән булган сөйләшүдән соң кошлар базарына бармас булдым. Чыннан да, малай да, сөйләшә торган яшел тутый да булмагач, базарның минем өчен кызыгы, мәгънәсе калмаган иде инде.

Тик беркөнне, юл уңаеннан гына шул якларга барып чыгарга туры килде. Ни хикмәт бу! Базар яныннан узганда колакны таныш тавыш ярып керде: «Чи-ка, Чи-ка... Р-рәх-мәт! Мин — Чи-ка!..» Безнең таныш попугай ласа бу! Менә шатлык! Тукта, нишләп базарда соң әле уя? Күңелемә кунган шатлык, сөенеч хисе шунда ук юкка чыкты. Әллә?.. Шулчак хәтеремдә Бакый бабай сүзләре яңарды: «Зәһәр әбисе бар аның... Икесе бер пенсиягә яшиләр... Җитмәсә, тутый...»

Ашкынган йөрәгемне, дулкынланып кайнаган тойгыларымны тыеп тора алмыйча, йөгерә үк башладым. Тыным бетеп барып кергәндә, бер төркем кеше малай белән тутыйны сырып алганнар да битараф кына гәп саталар. Әнә аның әбисе! Болай бик зәһәргә охшамаса да, җитди күренә. Бераз бөкрерәк, йөзләрен җыерчык чорнаган, болай да тар иреннәрен кысыбрак сөйләшә, ә күзләрен... күзләрен ниндидер билгесезлек, юк, сагыш, моң... юк, моң да түгел, арыганлык, өметсезлек пәрдәсе япкан...

Читлеккә артын куеп, турсайган Булат утыра. Әбисенең мәрхәмәтеннән инде өметен өзсә дә, ул һаман-һаман: «Әби?.. Сатмыйк инде... Әби?.. Ә, әби?..» — дип кабатлый. Күзләрендә бер бөртек яшь юк. Күрәсең, күп елаудан аның яше йә бөтенләй дә агып беткән, йә күңеленә таш булып каткан...

— Әби?..

— Җитте дим! Кош туйдырып яту гына җитмәгән иде!.. Син ятимне караудан да гарык...

— Әби, укуны ташлап, вагон бушатырга йөрер идем...

— Әллә эшләмәс идеңме?.. Кем сине киендерер, кем тамагыңны туйдырыр? Әниеңме, әтиеңме?.. Кайда хәзер алар — этем белсен!..

Мин башка түзеп тора алмадым, яннарына бардым.

— Әби, бу тутый сатыламы?

Кошны сатудан бар өметен өзгән әби «бу нәмәстәкәйне дә алучы табылыр икән?» дигәндәй, бер кошка, бер миңа карады да, куанычын эченә җыя алмыйча:

— Сатыла-а-а... — дип сузды.

Минем сорауны малай бөтенләй үзенчә кабул итте. Аның карашларында курку, шом артты — яшел тутыеның һаман сатылмый торуыннан туган соңгы өмет чаткылары бөтенләйгә сүнгән кебек булды. Ул мөлдерәмә тулы күзләрен миңа күтәреп карады да, сер бирмәгән кыяфәт чыгарып, читкә борылды... Тутыйга башка карамады — елап җибәрермен дип курыкты, ахры.

— Күпме тора?

— Алты йөз тәңкә.

— Читлеге беләнме?

— Әйе, ә, юк... — әби төзәтергә ашыкты. — Читлеге йөз тәңкә тора... — Үзе, бу кеше кире уйламасын, диптер инде, ярлы тормышын сөйләп аклана башлады:

— Пенсия акчасына алган идек. Ул акча күпмегә җитсен инде! Менә бу ятим баланы караргамы, тутыйны ашатыргамы?

Карчыкның алдаганын белеп торсам да, сүзен бүлмәдем. Исемен атап, минем өчен изгеләр дәрәҗәсенә менгән малайны рәнҗетәсем килмәде.

— Ярый, алам, алайса...

— Ай, рәхмәт кенә төшсен үзеңә, ятимнәрне кызгандың, әгузебисмиллаһи рахман...

Әби калтыраган куллары белән акчаларны саный башлады...

Мин Булат янына килдем.

— Исемең ничек? — дип сораган булдым.

Малай дәшмәде. Сизеп торам: аның өчен дөньяда миннән дә әшәке кеше юк иде хәзер. Әбисен аңлый ул — кошны акчасы юклыктан сатта. Ә менә бу абый ни дип ала инде аның тутыен? Кош карый ала торган кеше түгел ләбаса ул! Ачка үләчәк аның «Чика»сы чит кешеләрдә, дип уйлый иде ул бу минутта.

Ул арада әби, акчасын төйнәп бетереп, төргәкне Булатка сузды:

— Булат улым, бу абыең менә никадәр акча бирде, әйдә, сиңа морожный алып ашатам...

Малай һаман турсаеп утыруында булды.

— Әбекәй, минем сезгә бик зур үтенечем бар бит әле.

— Җә?

— Мин ярты елга командировкага китәм. Кошны кая да булса калдырырга кирәк иде. Сездә торып тормас микән?.. Булатка өйрәнеп тә беткән инде ул... Караган өчен акчасын бирермен. Тутыйны карашырсың бит, Булат? Ярты елдан килеп алырмын. Әби, менә сезгә кошны караган өчен акча. Булат, ә монысы сиңа — минем тутыйга җим алырсың... Тик шулай сөйләшеп куйыйк — кошны сата да, югалта да күрмәгез. Булат, сиңа ышанырга буламы?

— Була, абый! Мин аны әйбәт карармын!.. Мин аны!..

Малай, минем кире уйлавымнан курыккандай, җитез генә читлекне күтәреп алды да базардан чыгып китте. Мин дә, әби белән җылы саубуллашып, кайтырга кузгалдым. Кайтканда автобуста кешеләрдән кача-кача гына күзләремне сөрткәләдем. Их, егетләр, күптән шулай рәхәтләнеп елаганым юк иде минем!.. Чын күңелдән, шатлыктан!.. Беләм, сизәм, кайдадыр бу минутта Булат та рәхәтләнеп елыйдыр. Аулакта гына, сөйгән кошы белән икәүләп... Шуны уйлыйм да, тагын күңел тула...

Әбине алдадым — командировкага барасы юк иде. Шулай да ярты ел буе кош базары янына якын килмәдем. Йә Булат күреп калыр... Анда бит кошлар өчен җим дә саталар. Килеп чыга-нитә калса?..

Түздем. Ярты ел тулар-тулмас, җыенып, таныш әбиләргә киттем. Мине күрүгә, әбекәй йөгереп диярлек каршы чыкты:

— Әйдүк, олан, әйдүк, уз. Әйбәт кешеләргә өебез иркен безнең... Әйдә-әйдә...

Булат кына: «Сез килер вакыт җитте дәмени инде», — дигәндәй, аптырабрак бер читтә басып тора. Ә өйнең иң түр почмагында, искечә язулы рамнарны ышыклап, таныш читлек эленгән. Ишеге шар ачык... Әллә?! Йөземнең җитдиләнеп китүен өй хуҗалары шундук күреп алдылар. Булат: «Чика, Чика!..» — дип ике генә эндәште, читлек эченә каяндыр яшел тутый килеп тә керде. Үзе бертуктаусыз: «Чи-ка, Чи-ка, ма-лад-чи-на, ур-рра!»—дип такылдады.

Мин, Булат белән икебезнең арада туган киеренкелекне тизрәк юкка чыгарырга теләп, сүз башларга ашыктым:

— Әбекәй, ачулансагыз-ачуланыгыз... Мин тагын сезгә үтенеч белән килдем бит әле. Зинһар, кире какмагыз... Башка барыр кешем юк...

— Тыңлыйм-тыңлыйм, олан. Әйт йомышыңны.

— Менә кичә генә командировкадан кайтып төштем. Себердән. Хәзер тагын бөтенләй чит илгә эшкә җибәрәләр. Бу юлы инде бер елга. Мин тутыйны үзем белән алып йөри алмыйм бит инде. Карап торсагыз иде үзен, ә?.. Менә — бөтен булган акчамны калдырам. Җитмәсә — салып торырмын...

Сентябрь, 1987 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев