Көн дә бәйрәм
ӘЙДӘ, ҖҮЛӘРЛӘНӘБЕЗ!
Бәйрәмнәрнең күплегенә һәм төрлелегенә аптырамый башлаганда гына, берсеннән-берсе кызыклы һәм, безнеңчә, бик файдалы бәйрәмнәр килеп чыга. Бүгенгеләре дә искәрмә түгел. Бүген – 18нче июль, дустым, һәм бу көн сиңа бары елмаюлар гына бүләк итсен!

Әйдә, бүген гадәти яңгырга яңа күзлектән карыйбыз! Яңгыр – бөтен дөньясын юешләтеп китүче, кешеләрне моңаерга этәрүче күренеш түгел. Яңгыр – дөньяны яшеллеккә күмүче, иген-кырларга уңыш бирүче күренеш. Өстәвенә, яңгыр яуганда кешеләрне күзәтергә кызык: алар кызурак атлый башлый, чәчләрен, кименәрен караштыргалый, ә кайберәүләр исә, бернинди кулчатырсыз, кулларын киң җәеп, елмаеп яңгырны сәламлиләр. Аларга, әлбәттә, җүләргә карагандай караучылар да булгалый. Әйдә, бүген шул җүләр урынында булабыз?
P.S. Яңгыр яву-яумау безнең кодрәттә түгел, шуңа күрә, бу бәйрәмне теләсә кайсы яңгыр яуган көнне билгеләргә бездән хәер-фатиха!

Бераз моңсу яңгырый, шулай бит? Тик бу бик кирәкле һәм файдалы бәйрәм (бәйрәм дип атап булса, әлбәттә). Кайбер әйбер турында без шулчаклы озак хыялланып йөрибез, ахыр чиктә, ул теләк безгә тынгылык бирми башлый, уйларны бары шул биләп ала. Ә нәтиҗәсе нинди – син үзеңә ул әйбернең нигә кирәклеген дә аңламый башлыйсың, бары кирәк һәм нокта. Үзеңдә шундый халәт тоя башлыйсың икән, димәк, бу хыялдан мәңгелеккә баш тартырга вакыт.
Яңгыр астында йөрү көне

Тормышыңнан чынга ашмас хыялларны алып ташлау көне

Бераз моңсу яңгырый, шулай бит? Тик бу бик кирәкле һәм файдалы бәйрәм (бәйрәм дип атап булса, әлбәттә). Кайбер әйбер турында без шулчаклы озак хыялланып йөрибез, ахыр чиктә, ул теләк безгә тынгылык бирми башлый, уйларны бары шул биләп ала. Ә нәтиҗәсе нинди – син үзеңә ул әйбернең нигә кирәклеген дә аңламый башлыйсың, бары кирәк һәм нокта. Үзеңдә шундый халәт тоя башлыйсың икән, димәк, бу хыялдан мәңгелеккә баш тартырга вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев