Логотип Идель
Иҗат

УРЛАНГАН БӘХЕТ

Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 

Озаклап ятарга вакыты булмаганлыктан, тиз-тиз генә торды да, юынып, ашап-эчкәч, кара толымнарын үреп, мәктәпкә юл тотты. Кәефкә карап торып булмый: имтиханнарга әзерлек чоры бара. Тугызынчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамларга кирәк. 

Кошлар сайравыннан әсәрләнеп, зур хыялларга бирелеп барган кызның уйларын каршына диярлек йөгереп чыккан җирән чәчле малай сүзләре бүлде: 

– Кайтар минем әтине, кайтар! Ул – минеке!.. 

Ләйләнең аяк астында җир убылгандай булды. Язгы кояш нурлары да иртәнге кебек иркәләми – пешерә, кошлар да гүя: «Кайтар, кайтар...» –дип кабатлый кебек тоелды. 

Ничек инде аңа яратып «кызым» дип дәшкән әтисе кемнеңдер әтисе булсын? Булмаганны. Ул бит аның әтисе! Зәңгәр күзле малай нәрсә сөйли? Нишәп аныкы булсын ул? 

– Син ни сөйлисең? Минем әтием ничек синеке булсын, ди инде?! Син ялгышасың! Ул минеке бит! 

– Син булмасаң, ул безнең белән яшәр иде. Минем әткәй булып. 

– Син ялгышасың... 

– Ышанмасаң, әниеңнән сора! 

Кыз үз колакларына үзе ышанмады. «Әниеңнән сора», имеш. Нишләп әле ниндидер бер малайның сүзләренә ышанырга тиеш ул? Тик бу сүзләр аңа көне буе тынгы бирмәде. Бәлки, чынлап та, Ләйлә нәрсәнедер белеп бетермидер... Әгәр чыннан да бу шулай булып чыкса? Әнисеннән сораргамы? Әгәр ул да җавап бирә алмаса? Әле аның әнисенә борчылырга да ярамый бит. Хастаханәдән чыгуына бер атна чамасы гына. «Йөрәген саклагыз. Борчымаска тырышыгыз. Югыйсә, монда кадәр килеп тә җитә алмаска мөмкин», – диде ләбаса табиб. Йөрәк ишемеясе дигән диагноз куйдылар аңа. Өянәге кузгалып, «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киттеләр аны. Вакытында өлгергәнсез, диде табиб, беренче ярдәмне күрсәткәннән соң. Ләкин әнисе янына керергә ике көннән соң гына, реанимациядән палатага күчергәч кенә рөхсәт бирделәр. Әтисенең бу кадәр борчылганын моңа рчы күргәне булмады аның. Көннәр буе сөйләшми. Бер ноктага караган, йөзе качкан... Ләйлә көне-төне Ходайга ялварды, әнисе генә терелсен! Бер авыр сүз дә әйтмәс ул аңа, бар эшләрне дә үзе эшләр. Тик терелсен генә!.. 

Юк-юк! Әнисен борчырга ярамый. Әллә әтисеннән сораргамы? Әгәр малай хаклы икән, әтисе аңлатыр, бәлки? Әйе, әтисе ачыклык кертергә тиеш бу мәсьәләгә. Нык карарга килеп, кыз әтисенең эш урынына юнәлде. Өйдә бу сорауны күтәрергә ярамый иде. Әнисенең өзлегүе бар. 

Хәмит абый кызын күреп аптырады. Сирәк килә иде ул әтисенең эшенә. Анда да алдан шалтыратып, рөхсәт сорап кына. 

– Кызым, әниеңә берәр нәрсә булдымы әллә? 

– Юк, әтием. Миңа синең белән сөйләшергә иде... 

– Тыңлыйм. 

– Әти, үзең белән генә... Бәлки, берәр кая барырбыз? 

– Ярый. Мин хәзер. 

Авыр иде бу сөйләшү Ләйләгә. Ул нигәдер үзен гаепле хис итте. Бәлки, ул әтисеннән шикләнеп ялгышадыр... Әнә бит ничек ярата ул аларны. Әнисе өчен борчыла. «Кызым», дип ягымлы дәшә. Һәрвакыт. 

Озак көттермәде әтисе. Тиз генә кемнәрдер белән сөйләшеп алды да, киемнәрен алып, Ләйлә янына чыкты. 

– Йә, кая барабыз? 

– Әти, әйдә, парктан әйләник. Көн матур. 

– Кызым, син бигрәк серле бүген. Сөйлә, нәрсә булды? 

Ләйлә иртәнге хәлне сөйләп бирде. Сөйләгәндә әтисенең йөзе үзгәрә баруын тойды ул. Вакыт-вакыт аз гына чалара башлаган куе кара чәчләрен кулы белән артка сыпырып куюлары да әтисенең дулкынлануын сөйли иде. «Кызым, борчылма, ул малай сине шаярткан гына», – дигән җавап ишетергә теләде ул. 

– Кызым, минем яшьлек хатам ул, – дигән сүзләр сискәндереп җибәрде Ләйләне. Ул йөгереп китәргә теләде, тик аяклары тыңламады. Елыйсы килде: күз яшьләре чыкмады. Нидер әйтмәкче булып, авызын ачты, тамагына төер утырды. 

– Кызым, – дип дәвам итте әтисе. – Армиядән кайткан көнне дуслар белән утырып алырга булдык. Ләкин мин икенче көнне уянып киткәч кенә ниләр булганын аңлап алдым. Армиягә киткәндә үк бер кыз ябышып йөри иде миңа. Күрәсең, үземнеке итәм дигән теләге көчле булган. Кичәдә ул да бар иде. Мөгаен, ни дә булса эчергәндер инде. Югыйсә, хәтерләр идем ниләр булганын. Без башкача очрашмадык аның белән. Ә ике атна элек, әниеңне эзләп табып, барысын да сөйләгән... 

– Әни шуның өчен эләкте, димәк, хастаханәгә? 

Тәннәрем эсселе-суыклы булып китте. Ә бит әтинең бер гаебе дә юк безнең алда! Мин аны беркемнән дә тартып алмаганмын. Урламаганмын! 

– Әти, әтием! Димәк, син – минеке генә! Безнеке генә. 

– Кызым, –дип кочаклап, маңгаеннан үпте Хәмит абый Ләйләне. – Әлбәттә, сезнеке генә! Әниең хастаханәгә эләккәч, днк анализлары ясаттым. Малай белән минем бернинди дә уртаклыгым юк. Ялган белән безнең тормышны бозарга уйлаганнар. Бары шул гына. Ә син минем белән сөйләшеп дөрес эшләдең. 

– Әтием, әйдә тизрәк әнием янына! Борчылып торадыр. Озакладык. 

Кояш хәзер элеккедән дә яктырак балкый шикелле тоелды Ләйләгә! Гүя нурларын да аларга гына сибә. Кошлар сайравы өйләренә кадәр озата барды. Ә өйдә аларны әниләре пешергән тәмле коймаклар көтә иде. 

Мәктәпкә  Ләйләнең юлына аркылы төшеп, зәңгәр күзле, сипкелле малай: «Кайтар минем әтине! Ул – минеке!» – дип бәйләнә. Янәсе, Ләйлә аркасында гына бу малай ятим үсә. 

Лилия НУРЛЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев