Иҗат
Кабакларны, кишерләрне
Иң соңыннан җыйдык бакчадан,
Бик зур булып үскән быел алар
Чак күтәреп алдым балчыктан.
Әбиемнең күзләре шар булган
Көзге байлыктагы шатлыктан,
Бабамдагын: "Кайчандыр көзге уңыш
Коткарды", - ди безне ачлыктан.
Җәй буена барлык яшелчәгә
Су сиптем мин яңгыр юклыктан,
Башыма да китермәгән идем
Шатланырбыз диеп көзге муллыктан.
Укулар башлану белән
Авылга сирәк кайтам.
Әбиемне, бабамны
Мин бик-бик сагынам.
Алар икәү авылда
Мине дә сагыналар.
Әле ярый яннарында
Бер карт кына песи бар.
Өлкәннәр көненә исәп
Анда кайтып килергә.
Матур открыткалар ясап
Аларны бүләкләргә.
Яр Чаллы, 7нче мәктәп, 3а сыйныфы укучысы Питиряков Тимур
УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Питиряков Тимур
Көзге муллык
Кабакларны, кишерләрне
Иң соңыннан җыйдык бакчадан,
Бик зур булып үскән быел алар
Чак күтәреп алдым балчыктан.
Әбиемнең күзләре шар булган
Көзге байлыктагы шатлыктан,
Бабамдагын: "Кайчандыр көзге уңыш
Коткарды", - ди безне ачлыктан.
Җәй буена барлык яшелчәгә
Су сиптем мин яңгыр юклыктан,
Башыма да китермәгән идем
Шатланырбыз диеп көзге муллыктан.
Көзне яратам
Сентябрьдә тугангамы
Көз айларын яратам.
Көзнең һәр матурлыгын
Энемә дә аңлатам.
Сары, кызыл яфраклардан
Сукмакларда коенам.
Әбиләр чуагында
Пәрәвезләрен куам.
Яңгыр яуган көннәрдә
Шигырь утырып язам.
Аннан “Көмеш кыңгырау”ны
Дусларыма укытам.
Сагынам
Укулар башлану белән
Авылга сирәк кайтам.
Әбиемне, бабамны
Мин бик-бик сагынам.
Алар икәү авылда
Мине дә сагыналар.
Әле ярый яннарында
Бер карт кына песи бар.
Өлкәннәр көненә исәп
Анда кайтып килергә.
Матур открыткалар ясап
Аларны бүләкләргә.
Яр Чаллы, 7нче мәктәп, 3а сыйныфы укучысы Питиряков Тимур
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев