Иҗат
Барыгызга бәхет телим,
Бәхетле булсын һәркем.
Күкләрендә кояш көлсен,
Яңа таң атсын һәркөн.
Бәхет телим бәхетсезгә,
Ишеген кагып керсен.
Күңеле тулы булса да,
Артыннан калмый йөрсен.
Минем төсле бу дөньяда
Һәркем бәхетле булсын.
Кирәк булган йортта бәхет
Аягын терәп торсын.
Сабыр төбе - сары алтын, диләр,
Сабырлыклар кайдан алыйм сон?
Җаннарымда булган яраларны ямап,
Әрнүләрне кая салыйм сон?
Ачу-рәнҗеш булса күңелеңдә
Ачу саклап йөрмә, кичер дисең.
И, Аллахым, бирче сабырлыгың,
Ялгышмыйча борма юлларыңда,
Кеше булып җирдә калыр өчен.
Бәхетле мин, чиксез бәхетлемен,
Әткәм-әнкәм, туган оям бар.
Канатларым арыгач, ял итәргә
Кунар өчен биек кыям бар.
Җанга рәхәт өстәп торыр өчен,
Шигырьләрем, җырым, эшем бар.
Авыр тормыш юлын үтәр өчен,
Янәшәмдә сөйгән кешем бар.
Күңелләрем тулган чакларымда,
Моңланырга моңлы көем бар.
Салкыннардан туңган җаннарымны,
Җылытырга җылы өем бар.
Сөнгәтуллина Гөлназ
Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы
УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Гөлназ Сөнгәтуллина
Бәхет телим
Барыгызга бәхет телим,
Бәхетле булсын һәркем.
Күкләрендә кояш көлсен,
Яңа таң атсын һәркөн.
Бәхет телим бәхетсезгә,
Ишеген кагып керсен.
Күңеле тулы булса да,
Артыннан калмый йөрсен.
Минем төсле бу дөньяда
Һәркем бәхетле булсын.
Кирәк булган йортта бәхет
Аягын терәп торсын.
***
Сабыр төбе - сары алтын, диләр,
Сабырлыклар кайдан алыйм сон?
Җаннарымда булган яраларны ямап,
Әрнүләрне кая салыйм сон?
Ачу-рәнҗеш булса күңелеңдә
Ачу саклап йөрмә, кичер дисең.
И, Аллахым, бирче сабырлыгың,
Ялгышмыйча борма юлларыңда,
Кеше булып җирдә калыр өчен.
Мин бәхетле
Бәхетле мин, чиксез бәхетлемен,
Әткәм-әнкәм, туган оям бар.
Канатларым арыгач, ял итәргә
Кунар өчен биек кыям бар.
Җанга рәхәт өстәп торыр өчен,
Шигырьләрем, җырым, эшем бар.
Авыр тормыш юлын үтәр өчен,
Янәшәмдә сөйгән кешем бар.
Күңелләрем тулган чакларымда,
Моңланырга моңлы көем бар.
Салкыннардан туңган җаннарымны,
Җылытырга җылы өем бар.
Сөнгәтуллина Гөлназ
Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев