Иҗат
УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Эльвина Кириллова
Түбән Кама шәһәре 29нчы мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Кириллова Эльвина безгә үзенең беренче шигырьләрен тәкъдим итә. Әлегә кадәр Эльвина төрле шигырь сөйләүчеләр бәйгеләрендә катнашкан.
Ак шәлен бөркәнгән дә,
Утыра зифа каен.
Көн артыннан көн үтә, диеп,
Көтә ул һәрбер таңын.
Салкындыр, дип, мин кызганам
Урамдагы каенны.
Зифа каен, түз әз генә,
Каршыларбыз без язны.
Рәхәтләнеп йөрим болында,
Чәчәк җыям кочак-кочак.
Шул чәчәкләр арасына
Кереп качам уйнап, кайчак.
Исләрен бик яратам мин
Андагы үләннәрнең.
Табигатькә каян килгән
Чәчкәләрнең төсләре!
Күреп күзләрең туймаслык
Мондагы матурлыкка.
Сокланам да туктап калам
Күңелдәге шатлыкка.
Зифа каен
Ак шәлен бөркәнгән дә,
Утыра зифа каен.
Көн артыннан көн үтә, диеп,
Көтә ул һәрбер таңын.
Салкындыр, дип, мин кызганам
Урамдагы каенны.
Зифа каен, түз әз генә,
Каршыларбыз без язны.
Болында йөрим
Рәхәтләнеп йөрим болында,
Чәчәк җыям кочак-кочак.
Шул чәчәкләр арасына
Кереп качам уйнап, кайчак.
Исләрен бик яратам мин
Андагы үләннәрнең.
Табигатькә каян килгән
Чәчкәләрнең төсләре!
Күреп күзләрең туймаслык
Мондагы матурлыкка.
Сокланам да туктап калам
Күңелдәге шатлыкка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 сентября 2026 - 15:01
№189 ГИМНАЗИЯДӘ «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» СОВЕТЫ СОСТАВЫНА САЙЛАУЛАР УЗДЫ
Нет комментариев