Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Динә Җәләева

“Кошлар”

Кошлар кайта туган якка,
Кошлар кайта талпынып.
Кошлар кебек туган якка
Кайтыр идем ашкынып.

Кошлар кайта, каурый-каурый
Канатларын салмак кагып,
Кошлар кебек күңелем дә
Кайтыр иде талпынып.

Кошлар кебек оча күңел,
Кошлар кебек ярсынып,
Язмышлары – үзе сәфәр,
Килсә иде берәр хәбәр.

Кош канаты каурый-каурый,
Кошлар оча талпынып..
Кошлар кебек туган якны
Кайтам һәрчак сагынып.

“Туган якка”

Туган якка күңел генә түгел,
Тезелешеп кайта кошлар да...
Гүзәл синең табигатең,
Җәйләрең дә, үзгә кышлар да.

Кошлар кебек кайтыр идем
Туган якка, җәй көнендә
Җиләк пешкән аланнарга,
Гел ашкынса йөрәгем.

Истән чыкмый, күз алдымда
Урманнарың, киң болыннар,
Елгаларың, күлләрең -
Сокланырлык, күз яме...

Җырчылармы, шагыйрьләрме,
Синдә туган һәр сәләт!
Туган ягым, синнән генә
Алам күңелемә ләззәт...

 

“Киңәш”

Нинди генә авырлыклар килмәс,
Тик авырга алма шул чакта.
Елмаерга кирәк бөгелсәң дә,
Янсаң да син дөрләп учакта...

Исең китмәсен һичбернәрсәгә,
Көчле була бел төрле хәлләрдә.
Йөрәгеңә якын алма кемдер сүзен,
Аллаһ сүзе генә дөрес сүздер.

Һәр адымың саен егылсаң да,
Көчең җыеп һәрчак торып бас!
Көчлеләр дә көчсез кала беркөн,
Бер егылган бүтән егылмас.

Тормыш ямен күреп яши бел син,
Үзең өчен генә җирдә яшәмә.
Сокландырып яшәү кирәк,
"Үз эчеңә" бер дә бикләнмә!

 

“Түземлек”

Кеше бәхетенә кеше керми,
Алданса да сүзгә карашып,
Кайгы белән бәхет чиратлаша,
Исә җилләр кайчак адашып.

Тоеладыр читтән караганга
Тормышыңның төссез көннәре
Ай нурлары тулган хыял сыман,
Үсмәсә дә күңел гөлләре.

Хыял диеп яшәп булса әгәр
Күңелеңне һәрчак күтәреп,
Көтәр идемме соң күрмәгәнне
Кемдер иңнәренә“терәлеп”.

Кайчагында аптырыйм ла сезгә,
Килә кайчак “үксеп” көләсем,
Никләр икән кеше язмышына
Хәлен белми килеп керәсез...

Кеше бәхетенә күпсеним ник,
Үземнеке бары җитәрлек.
Түгеләсе кайнар яшьләрем
Җепкә үреп кире сүтәрлек.

Күрдегезме көчле кешеләрнең
Күзләрендә тирән уйларын...
Күрдегезме көчле кешеләрнең
Күңелендә сүнгән утларын.

Аңлыйсыздыр кеше кайгысын да
Тик үзегез күреп белсәгез.
Кирәк түгел кемнәрдәндер көлү,
Көлегез тик сынауларны үтеп,
Үзегез бик күпкә түзсәгез!

 

“Ап-ак карлар”

Ап-ак карлар ява..
Ап-карлар әкрен генә җиргә коела,
Энҗе дә бар монда, мәрҗән дә,
Асылташлар җиргә коела.

Ак бәхетләр теләп карлар ява,
Бар дөньяны акка бизиләр.
Бизәп кенә калмый, күк йөзендә
Әйлән-бәйлән бию бииләр.

Шатлык түгелә бар җиһанга,
Сөю хисе били күңелне.
Ак карлардай бүген ап-ак хисләр
Бизи минем йөрәк түремне.

“Кар бураны”

Дулый-дулый ишек кага кар бураны,
Исәбе юк китәргә дә, кара аны...
Кем чыгар дип көтә үзе тәрәзәдән,
Кар бураны дулап килә безнең эздән.

Бизәк ясап борма-борма итеп кенә
Тәрәзәгә шакый җилләр исеп кенә...
Кар каплаган атлый барган юлларымны,
Кем жылытыр салкыннарда кулларымны?

Кар бураны дулый-дулый пыр туздыра,
Уйламый да китәм диеп башка җиргә.
Җиңеп булмас үзем генә кар буранын
Берьялгызым чыга калсам каршы җилгә.

Качып булмый бураннардан җылы җиргә,
Тынып торып алса да ул, янә килә.
Тәрәзәгә карап булмый - бер өермә,
Салкыннарда, кар буранда ялгыз йөрмә...

Дуласа да буран булып тынып китә,
Кыш ясаган бизәкләрне күреп китә..
Кар буранда ярышса да карлар явып,
Дуслашалар кояш чыгып көн тулганда.

Буран дулый, буран дулый, буран килә,
Күңелләргә шом өстисе ахры килә...
Карап калам шул буранга уйга батып,
Авырдыр шул тора алу тып-тын калып.

“Көзге сагыш”

Саргаямы көзен яфрак,
Кызарамы миләшләр,
Кешене кием күк бизи
Кылган hәр изге эшләр.

Сагышлардан саргаймагыз,
Сабыр булырга кирәк.
Авыр чакта изге дога
Һәркем өчен дә терәк.

Сагынулардан саргаймагыз,
Сабыр төбе – сары алтын.
Йөрәкләргә җылы бирми
Карашлардагы салкын...

Сагышларга түзәр йөрәк,
Салкыннар да бер үтәр.
Көзләр килгәч яфрак коела,
Тормыш җепләрен сүтәр.

“Күңел ярсуы”

Көйлимме дим, сөйлимме дим
Күңелдәге зарларны.
Көйләсәм дә, сөйләсәм дә
Кемнәр тыңлар аларны...

Кемнәр калыр янымда,
Кемнәр сузар кулларын,
Тынгы бирми ярсып тибә
Күңелем ярсулары...

Кемнәр тыңлар моңнарымны,
Кемнәр көлер егылсам,
Тик хыялым якты яна,
Егылсам да торып басам.

"Кызыл миләш"

Кызыл миләш - иреннәрең,
Татый алмамын төсле,
Карашларыңнын серләрен
Анлый алмамын төсле.

Килче иркәм, күрче хәлем,
Кызарганда миләшләр.
Сине сөюләрдән никләр
Яна икән йөрәкләр.

Кызыл миләш әче була,
Татлы була сөюләр.
Бер татысан сөю тәмен
Үтәр яну-көюләр.

Кызыл миләш кебек кенә
Кызарасың үзең дә,
Тылсым бардыр иркәм синең
Һәрбер әйткән сүзеңдә.

Сине сөюләрдән әллә
Кызарамы миләшләр.
Мәхәббәтнең назыннан
Өлгерәләр тәлгәшләр.

“Авылым”

Гел сагынып кайтам сине,
Авылым урамнарын.
Синдә генә жыелыша
Дусларым, туганнарым.

Саф һаваңны бер сулыйм да
Урыйм урман буйларын.
Күңелләргә сихәт бирә
Изге чишмә суларын.

Авылымның урамнарын
Кабат-кабат урыймын.
Сандугачның тавышына
Сокланып ла туймыймын.

Атлар чаба киң болында,
Күлләрең дә сай гына.
Кайтамын һәрчак сагынып,
Чыкса берәр җай гына.

Алсу шәфакъ төшкән чакта
Сайрый кошлар тирәктә.
Халкыбызның гармун моңы
Үтеп керсен йөрәккә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев