Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Алия Гафурова

Чия яки дуслык


Асия чыккан кояшка шатланып, бакча ягына таба юнәлде. Бакча утарга исәбе: бәрәңге өстен чүп баскан. Һава торышы да күңелне шатландырып тора, җиләс көн. Эшләргә дә, эшләргә инде. Бакчалары да зур, ә вакыт үтми.

Тик, бәхете бар, ахыры, бакча капкасы янында күрше кызы басып тора иде. Саимә, соңгы арада, әллә ни ешлады. Үзе Асиядән кечерәк булса да, шуклыгы артып та китә.

“Саимә, ни булды?” - диеп, бөтен бакчаны яңгыратты күрше. Ләкин эше бик тыгыз бугай, кул селтәп, өйгә кайтырга өнди. Асия, утаган җиреннән ничек басканын да белмичә, чүп өстеннән кәҗә бәтиедәй йөгерде.

Эш дигәннәре генә әллә ни булмаган, чия җыярга дәшә икән күршесе. Берсүзсез риза булды Асия, кызык бит авыл буйлап чиләк тотып барулары. Алдан-арттан күргән кеше аптыраулы йөз белән кала. Бик кызыксынучаннары гына:“Кая киттегез, балакайлар?” - диячәк.

Асия исә, үзе кая барганын белмәсә дә, күршесе янында вакытта күңеле тыныч. Ә Саимә аны, кеше яшәми торган йортка алып бара иде. Үзе шук булса да, шомландыра бит әле. Авыл уртасында әллә кемнәр йөрергә мөмкин. Килеп тә җиттеләр, чиләкләре зур, тулырмы инде, билгесез.

Дус кызлар, ишегалдына керү белән аптырап калдылар. Чияләр биектә икән, анда менү өчен, зур келәт башына менеп басырга кирәк. Эх, ичмасам очлы, иске, ватылып беткән бер келәт... Очындагы тактасы да көчкә “кубып төшәм” дип тора.

Ярый, барыбер буш чиләк белән кайтасы юк дип, Саимә алдан, иске ватык шифрларга ябыша-ябыша, очлы келәт түбәсенә менеп китте. Асия, бу чаклы биеклеккә күтәрелергә куркып тик басып тора: ничек менәргә, меңгәч - ничек итеп кире җиргә төшәргә? Ярый, күз куркак, кул батыр, диләр. Шифрга нык тотынып, үрмәләде Асия. Менә, ниһаять, менеп тә җитте. Ләкин эш бит менүдә генә түгел! Ә чияләрне утырып җыеп булмый икән. Эх, келәт өстенә менеп тә, аска очсаң - бетәсең... Келәтнең тирә-ягын биек чия куаклары һәм шомыртлар ураган. Ә чияләре күзне кызыктыра.

Йөрәге дөп-дөп сикергән килеш, Асия ике аягына торып басты. Башы да әйләнә. Аста - җир, өстә - чияләр, җыяр өчен кулларны, йөзне, күтәреп биеккә сузылырга кирәк. Кызлар бирешергә теләмәде, чиләк төбен каплар өчен булса да, чия җыйдылар. Саимәнең исе дә китми, әйтерсең лә, ул җирдә, ә очлы келәт өстендә тормый. Бар кеше дә үз-үзенә шулай ышанса иде икән ул. Кызыгып та, сокланып та куйды Асия күршесенең бу сыйфатына.

Кызлар көлешә-көлешә, бар серләрен бүлешә-бүлешә, чия тутырдылар. “Кояшка үрелеп кызара чияләр”, - дип көйләнеп тә алалар. Әле бит алай да "узышу" дигән нәрсә күңелне кытыклый: кемнең ничә литрга күбрәк булыр. Саимә оста шул - чиләк төбен тиз каплап куйды. Биеккә үрелә алгач чиясе дә чиләккә үзе коела сыман. Түзмәде Асия, курку хисе көчлерәк булды: шифрга утырып аска шуды. Әле ярый бер җирен дә авырттырмады, кигән киеме генә җир төсендә кара иде...

Ә Саимә, озын аякларын суза-суза, рәхәтләнеп төште. Ял ясап алу беркайчан да комачау итми инде. Кызлар үзләре белән чәй дә кыстырганнар, бакчадагы шомыртны да “басып алдылар”. Җәй рәхәте. Икесе дә, ярты сәгать вакыт саен: "Көтүгә соңга калмадыкмы, күршем?" - дип борчылалар. Һәр көн саен көтүгә бергә йөргәнгә шулай ул. Мондый күршеле бәхеткә күпләр көнләшер иде.

Чиләкне тутырыр өчен икенче келәт башына менгәндә Асия баскычны үз ягына куйды. Шул вакыт Саимә, түземсезләнеп, баскычны көтә иде, әйтерсең лә сабырлык капчыгы шартлый. Асиянең: "Абау, түземсезлегең!" - диеп уфтануын яратмыйча, санарга да тотынды. Биектән ун секунд вакыт өчендә төшәм дип, аска сикерә алмас бит инде, дустын да аңларга була. Юк, гадәте шул иде Саимәнең, ни дә булса ошамаса - вакыт куя, шарты белән. Әмма, әллә ни булды... Шаярудыр дип аңласа да, Асия ялгышты.

- Кайтасың килсә, миңа 75 чия җыеп бир!

- Чияне санап җыялармы инде, Саимә?!

- Җыймасаң, дуслык өзек!

Әле бит чиясе дә калмаган, шул очлы келәт башына менсәң генә инде. Ә Асия беренче менүдә чак хушын язмады. Дус диеп атала, күршесенә чия җыям дип, аяк-кулын авырттыруы бар. Икенчедән, 75 чия дип, кем чия санап утырсын?! Күпме бар, шуны төйисең. Асия дус кызын аңламады, ачы чия диеп кенә, ничә ел тату булып йөргән җан дустын ташлап буламы? Саимәгә ялынды, эчендә бүре котырса да, дус кызын көтте, кайтканда сөйләшер дип өметләнде Асия. Тик анда инде җыйган чиянең дә күләме мөһим түгел иде: алар икесе дә тын гына атладылар...

Алия Гафурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язган, алдагыда куп иттереп унышлар)