Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - "АК КАУРЫЙ" ТҮГӘРӘГЕ

Исәнме, “Ялкын”! Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 41 нче санлы өр-яңа мәктәбенән “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге яза. “Көмеш кыңгырау” газетасында шигырьләребез басылды инде. Укучыларыбыз сөенеп, тагын яңа шигырьләр иҗат итәләр. Безнең сафлар күпкә зурайды, иҗат белән кызыксынучылар артты. Сезгә дә иҗади уңышлар телибез, укучыларыгыз артып торсын, журнал хезмәткәрләренә саулык телибез!

Укытучым - белем кояшым!


Укытучым! Белем кояшым!
Бу дөньяны аңлатучы,
Яшәргә өйрәтүче,
Киңдер дөньясы.

Ни сорасаң, шуны белә,
Компьютер күк башы.
Шуңадыр, чәче чалара,
Уйлары ташый...

Ни сөйләсә, шул кызыклы,
Тиз үтә дәрес.
Тикшереп караганым бар,
Һәр сүзе дөрес.

Хәсәншина Эльвина, 6нчы Б сыйныфы укучысы

Укытучым


Әни әйтә: “ Укы!” дип,
Юк, укыйсы килми.
Укытучым әгәр дәшсә,
Күңел үзе тели.


Югыйсә, әнине мин
Өзелеп яратам.
Ул кушкан һәр эшне
Тыңлап башкарам.


Ләкин укытучым мине
Белемгә илтә.
Карашы, һәр сүзе белән
Йөрәккә үтә.


Сәлмәнова Аделина, 6нчы Б сыйныфы укучысы



Алтын көз


Менә алтын көз җитте,
Кошлар җылы якка китте.
Басуларда мул уңыш,
Игенчеләр бик тырыш.

Без дә менә бакчабызда,
Казыйбыз бәрәңге, кишер.
Рәхмәт инде алтын көзгә,
Бар да уңган мең шөкер.

Кыш көне, пешекче апа,
Тәмле ашлар безгә пешер!
Витаминнар ашаганда,
Алтын көзне искә төшер!

Зәйдуллина Регина, 7нче Б сыйныфы укучысы

Сары яфрак


Сары яфрак өзелеп төште
Көтеп ята җил искәнне.
Өзелергә көче җитә,
Ә очарга юк микәнни?


Мин дә шушы яфрак кебек,
Көтеп ятам үзгәрешләр...
Очарга юк шул канатым,
Ярдәм итәр, бәлки, җилләр.


Садреева Ләйлә, 7нче А сыйныфы укучысы



Яратам җылы көзне!


Бүген әбиләр чуагы,
Яфраклар хәтта бии.
Җылы җилләр исәләр,
Көз җиткәнне дә белми.

Календарьга карамасаң,
Әле һаман җәй төсле.
Әгәр шулай гына булса,
Яратам мин дә көзне!

Мөсәгыйтов Айрат, 7нче А сыйныфы укучысы

Яфрак язмышы...


Көзләр җиткәч, яфрак,
Тибрәнә ул җилдә,
Җиргә төшә алмый,
Һай, бигрәк интегә!


Тынды салкын җилләр,
Җылы кояш чыкты.
Көзге яфрак җиргә
Келәм булып ятты.


Солтанова Эльвина, 6нчы Б сыйныфы укучысы



Көзге матурлык


Көзге яфрак янып тора,
Минем учымда.
Аның матурлыгы
Җанны җылыта.

Яфрак яңгыры ява
Искән җилләрдә.
Дәвамчысы үсеп чыгар,
Киләсе җәйләргә!

Кирамова Элина, 6нчы В сыйныфы укучысы

“Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәгенең җитәкчесе
Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев