УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ
Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
— Исәнмесез?
— Исәнмесез...
Тормышның кануннары шундый — бу очракта егет чибәркәй янына килеп утырырга, аның белән танышырга тиеш.
Затлы шәраб шешәсе тотып килгән егетне кыз шулай булырга тиеш кебек кабул итте. Ләкин үзенең йөзен дә югалтмады.
— Мөмкинме?
— Мин... таныш түгел егетләр белән сөйләшмим...
— Ә без танышлар бит.
— Юктыр, таныш түгелдер...
— Ничек? Бая гына исәнләштек түгелме?
— Мин бит болай гына... Ялгыш кына...
— Юк инде, таныш дигәч — таныш. Исәнләшкәнбез икән, димәк без — танышлар... Этика шуны таләп итә.
— Этика? Сез бу сүзне каян беләсез?
— Беләм, ник белмәскә?!
— Тагын нинди матур сүзләр беләсез?
— Тагынмы? Тагын... Язмыш дигән сүзне беләм. Мәхәббәт, Бәхет дигән сүзләрне...
— О! Менә сез нинди зыялы икән! Хәтта шагыйрь!
— Ә нигә — “сез”?
— “Син” булмас бит инде.
— Ник булмасын?!
— Минемчә, “син”гә иртәрәк әле.
— Бер дә иртә түгел, нәкъ вакыты.
— Ярый, “син”дә булсын ди... Шуннан? Ни өчен “син” инде?
— Чөнки без бергә яшәячәкбез.
— Нәрсә-ә-ә?
— Без бергә булачакбыз, дим...
— Ә менә бу юлы арттырып җибәрдең...
— Бер дә арттыррмадым.
— Ышандыр.
— Ышандырам. Мин сиңа ошыйммы? Дөресен әйт! Ошыйммы?
— Синме? Син... Юк... Ошыйсың!..
— Син дә миңа ошыйсың... Ышандырдыммы?
— Аңламадым.
— Аңладың аңладың...
— Чынлап аңламадым...
— Без бит бер-беребезне ошатабыз, тагын нәрсә кирәк — бергә буласы гына кала.
— Ай-һай җиңел хәл итәсең син язмыш дигән әйберне. Тормыш ул катлаулырак, кем...
— Сәлам!
— Ә? Сәлам! Исәнләштек бит инде.
— Минем исемем шундый. Сәлам. Ягъни — “Исәнме-саумы, привет, гутен таг!” дигәнне белдерә. Ә син кем?
— Минме? Мин... Ә нәрсәгә ул сиңа?
— Сиңа нәрсәгә, миңа да шуңа.
— Шулай да, нәрсәгә?
— Кирәк, өйләнү турындагы таныклыкка язу өчен кирәк!
— Әһә! Менә бу юлы чынлап ялгыштың!..
— Юк, ялгышмадым.
— Ышандыр.
— Ышандырам. Син минеке булмасаң да, икенче бер сылуга өйләнгән чакта, таныклыкка: “Фәлән кыз миңа кияүгә чыкмаганлыктан гына өйләнәм”, — дип язып куячакмын...
— Синең белән кызык! Рәхәт...
— Соң, шулай булгач?
— Нәрсә — шулай булгач?
— Бергә булырга кирәк безгә.
— Бергә?
— Әйе, бергә.
— Кит, оятсыз!
— Аңламадың... Әйдә вәгъдә бирешик, димим бит мин... Вәгъдә — иман; аны кем ничек саклый — шулай әҗерен дә күрә...
— Җиңел бирелгән вәгъдә җиңел китә дә ул...
— Җиңел килгән мәхәббәт җиңел китә, димәкче буласыңмы?
— Әйе.
— Карале, син дә кызык... Синең белән дә рәхәт...
— Юктыр...
— Рәхәт дигәч рәхәт. Син... балалар кебек. Наив һәм мудрый.
— Берьюлы наив та, акыллы да булып буламыни?
— Була. Әнә балаларга кара. Кешенең бөеклеге, аның кеше буларак мөлаемлеге шушы ике сыйфатны яраклаштырып яшәүдә. Аның гармониясен булдыруда...
— О! Син — философ!
— Ә мин чынлап та философ! Күңелем белән дә, эшем буенча да... Университетта укытам мин.
— Димәк, сиңа яшәү җиңелрәк...
— Ә-ә? Ни өчен?
— Бөтен проблемаларыңа фәлсәфи күзлектән карап кына хәл итеп барасың...
— Анысы дөрес... Ләкин аның бер авырлыгы да бар.
— Нинди?
— Философ кеше, телиме, теләмиме, үз тормышына, үз борчуларына гына йомылып калмыйча, бөтен кешелек, бөтен дөнья проблемалары өчен борчылып, җаваплылык тоеп яши... Аның фикерләү рәвеше шундый... Бу яклап аңа кыенрак та...
— Син әйбәт кеше, Сәлам. Үз тормышың турында сөйләле...
— Нәрсәсен сөйлисең инде? Аның бер кызыгы да юк. Ә менә синең тормышыңны сөйләп бирә алам.
— Син күрәзәчеме әллә?
— Күрәзәче. Минем күрәзәлегем сиңа гына кагыла, Румия.
— Ой! Каян белдең минем исемне?
— Әйттем бит күрәзәче дип...
— Шуннан-шуннан?
— Шуннан... шул. Синең ирең бар. Әйбәт кеше. Гомерлек ярың булачак ул. Өч яшьлек кызыгыз бар. Әдилә. Сез өчәүләп урманда йөрергә яратасыз. Сиңа зәңгәрсу күлмәкләр ошый...
— Тагын-тагын?
— Син чит илгә сәяхәт кылырга хыялланасың ә иреңнең акчасы юк...
— Монысы вак әйберләр... Ә менә әйт әле — ирем мине яратамы?
— Ярата! Үлеп ярата! Синнән башка ул үз тормышын күз алдына да китерә алмый!
— Чынлапмы? Ә хәзер кайда ул?
— Улмы? Ул... хәзер... синең каршыңда утыра!
— Шаяртма! Мин синнән башка беркемне дә күрмим...
— Ныклабрак карале... Юк-юк, карама. Күзләреңне генә йом. Йомдыңмы? Ә хәзер ач!
...Ярты сәгать элек кенә очраклы рәвештә танышып, хәзер исә сыенышып, көлешә-көлешә ишектән чыгып баручы бу ике сәер кешегә кафедагылар гаҗәпләнеп, хәтта шаккатып карап калдылар. Бер Ходай тәгалә белән мин — шушы юлларның авторы гына аларның үз тормышларыннан уен ясап кызык табып йөрүче ир белән хатын икәнлекләрен төгәл белә идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев