Логотип Идель
Иҗат

ТАТАРЧА КВН: МОНДЫЙ УЕННЫ КҮРГӘН ЮК ИДЕ ӘЛЕ!

Кем генә шаярырга-көләргә яратмый икән ул? Юмор дефицитыннан интегүчеләрне кичә бер тонна көлке «порция»ләре белән сыйладылар. Үзебезчә татарча, яшьләр юмордан рәхәтләнеп авыз иттек.

31 май көнне «Ак Барс» яшьләр үзәген дер селкеттеләр. Бирегә ел дәвамында, Югары татар лигасында уйнап, финалга чыккан командалар җыелды. Быелгы сезон дәвамында 10га якын команда уйнады. Ләкин чирекфинал, ярымфинал уеннарында аларның күбесе төшеп калды.

«Мондый КВНның булганы юк иде әле»


Финалда исә барлыгы 4 команда ярышты. Аларның икесе Казаннан булса – «Әкәмәт» (Казан дәүләт аграр университеты), «Tatar team» (КФУ), «Казан арты» Арчаны, «ӘДМХИ» Әлмәтне тәкъдим итте. Уенны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та карады.

Шаяртулар арасында төрле темаларга багышланганнар бар иде. КВНчылар арасында Рамазан аен да читтә калдырмадылар. Һәр команда азмы-күпме булса да, ураза турында миниатюра күрсәтте. Быелгы җәйдә ябыгып азапланырга булмавы, студентлар тормышы, ашау, татар эстрадасы, җырчыларга пародия – боларның барысы да булды. Гомумән алганда, уен бик кызу барды. Хәтта жюри әгъзалары үзләре дә «Мондый татарча КВНның булганы юк иде», дип бәяләде.

Ләкин, ни кызганыч, КВН уенында билдән түбән мәзәкләр дә шактый иде. Моның белән аеруча «Казан арты» комнадасы мавыкты. «Визитка»да иң беренче булып чыгыш ясады, һәм һәрбер миниатюралары шуның белән бәйле иде. Мондый чыгышларны редакторлар ничек рөхсәт иткән икән?!...

Нәтиҗәдә, финалда призлы урыннарны командалар мондый тәртиптә бүлеште:

1. «Әкәмәт»


2. «Tatar team»


3. «Казан арты»


4. «ӘДМХИ»


КВНга Татарстан Президенты да «килгән» иде. «Эмиль Талипов Рөстәм Миңнехановка пародия ясады. «Аграр универны тәмамлаган һәр кеше минем кебек президент була ала. Әйдәгез, егетләр, (жюри әгъзаларына мөрәҗәгать итеп), мин шалтыратырлык булмасын, «Әкәмәт»кә беренче урын бирегез», – дип белдереп, алдан ук фаразлап куйды булса кирәк.

«Әкәмәт» 2018 елда да чемпион булырга җыена


«Әкәмәт» командасы Югары татар лигасында инде икенче сезон рәттән уйный. Вузда махсус сайлап алу булмаган, егетләрнең теләкләре көчле булган һәм... КВНда уйный башлаган. Репетицияләрен дә алар университет коридорларында, тулай торакта уздырган. Дөресен генә әйткәндә, финалга соңгы көнгә кадәр әзерләнгәннәр. Уен башланырга берничә секунд кала «Видеоблог» дигән конкурска видеоны тәмамлап өлгергәннәр.

Тамаша залыннан караганда, көлеп утырудан да рәхәтрәк әйбер юк кебек. Әмма юмор язу бер дә җиңелләрдән түгел! КВНда катнашканда, егетләр өчен иң авыры көлкеле миниатюраларны язу икән!

Денис Мөхтәсипов, «Әкәмәт» командасы уенчысы, 2015/2016 ел сезонында «Иң яхшы актер» исеменә лаек булучы:

– Без язабыз, ә редакторлар миниатюраларны ошатмый. Төннәр буе йокламыйча, тырышабыз, ә алар сызып ата. Шуңа да кабаттан язарга туры килә. Якыннарыбыз да безнең өчен җан ата. Минем әни КВН уйнавыма шат кына. Әгерҗедә яшәгәч, ул уенга еш килә алмый. Ләкин 5 минут шалтыратып, хәлемне белешеп тора. «Редакторлар ошаттылармы соң шаяртуларыгызны? Башларыгыз катып бетә инде», дип безне жәлләп тә куя әле..

«Әкәмәт» командасы капитаны – Ютазы районының Югары Бәрәкә авылы егете Фаил Баязитов. Тагын бер уенчылары Арчадан – Шамил Ситдиков. «Безнең арада татарчаны иң яхшы белүче – Фаил. Шуңа кайвакыт «Разминка» конкурсында ул сорауга җавапны, безнең белән киңәшләшмичә, дә чыгып әйтә. Без аңа тулысынча ышанабыз. Һәм аның шаяртуларын тамашачы ошатачагына бер шигебез дә юк», – ди алар.



Моннан ике ел элек Казан дәүләт аграр университетын «Казан Ыстайл» дигән команда тәкъдим итә иде. Алар ике сезон рәттән чемпион исеменә лаек булды. «Әкәмәт» командасы да аларның уңышын кабатларга тели. Тик шул ук вакытта әле 2017–2018 ел сезонда уйнаячаклары турында төгәл әйтә алмый. Чөнки егетләр параллель рәвештә «Республика» лигасында да уйный. Анысы күпкә авыррак булуын билгеләп узалар. КВНның татарчасын да, русчасын да уйнагач, барысына да ничек житешергә, дип баш вата алар.

Ләкин шулай булса да тамашачы инде «Әкәмәт»не яратып өлгерде. Шуңа без аларның киләсе сезонда аларның татар лигасында уйнауларын телиләр. Егетләр, КВНны шәп итеп уйныйсыз, сезнең кебек булдыручылар бик сирәк, бу эшне ташламагыз!

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев